Яңа ел бәйрәмнәре узып та китте. Унике көнгә сузылган ялларны күпләр гаиләләре белән үткәрүгә, актив ял итүгә багышлады. Туганнар, дуслар белән очрашу, аралашу мизгелләренә дә бай булды бу көннәр. Бигрәк тә каникулда булган укучы балаларның әниләре сөенгәндер. Бергә ял иткәч, балалар караулы, күңел тыныч.
Дөрес, берәүләр ял иткәндә икенчеләр, гадәттәгечә, армый-талмый хезмәт салды. Әйтик, транспорт, медицина, ашыгыч һәм коммуналь хезмәтләр, җитештерү предприятиеләре бәйрәмнәр вакытында да эшне туктатып тормады. Ә эшкуарларга, үзмәшгуль булганнарга яисә “вакыт – акча” дип эшләүчеләр өчен ул каникулларның кирәге дә юк, билгеле.
Әйе, ял итү яхшы ул, ял итә белсәң. Унике көн буена аша да йокла, уян да тагын аша, урамга чыгып селкенеп кер дә тагын телевизорга яисә телефондагы бетмәс-төкәнмәс чатларга текәл... Менә мондый “язмышка” дучарлар бу ял көннәрендә нишләргә, дөресрәге, кемгә бәйләнергә белми тәмам җәфа чикте. Шәһәр җирендә андыйлар бигрәк тә торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләргә тынгы бирмәде. Гыйнвар башыннан берничә көн рәттән яуган кары да соңгылары файдасына булмады шул. Яңа яуган кар тапталганчы, дип, өчтә-дүрттә эш башлаган өлкән яшьтәге дворник абзыйның подъезд алларын көрәп китүе беләнмени, артыннан янә өеп-өеп кар сала баргач! Ә шул вакытта төш ауганда уянып, аңкы-миңке килеп, урамга чыгып кергән кайберәүләр янә җылы фатирына кереп чумды да йорт чатында каләмен чарлады:
“Күршеләр, бүген урамга чыктыгызмы әле? Атлап йөрерлек түгел, подъезд аллары көрәлмәгән! Урам җыештыручыны соңгы тапкыр кайчан күрдегез? Эшләмичә безнең акчаларны гына алып ятамы ул?!”
Моны ир кеше яза. Берничә көн үтүгә, тагын берсе “уянды”.
“Дворник бүген безнең йорт алдында нибары җиде (!) минут булган...”
Сүзләрен җөпләп, йорт камераларыннан алынган җиде минутлык видеоны да беркетеп куярга иренмәгән, рәхмәт төшкере. Югыйсә, җиде минутлык эш көне булган кешеләр барлыгын каян белер идек?! Монысы да ир кешенең хәбәре.
Ни кызганыч, кеше ял иткәндә аларның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен тырышкан, авыр физик хезмәттә булганнарның эше беркайчан да күренми дә, бәяләнми дә. Кешеләр шундый бәйләнчеккә әйләндеме соң хәзер, кайберәүләрнең һәрвакыт нәрсәдән дә булса гаеп эзләү, тикшерү, кая да булса шикаять язудан башлары чыкмый.
Шикаять, дигәннән. Шул ук безнең йортта инде, казанлыкта барган ремонт эшләре аркасында берничә көн кайнар су бер җылымса, бер салкынча килде. Шунда күршебез, колакка гына пышылдап, киңәш бирә: “Сезнең бит балаларыгыз бәләкәй, аларга көн саен юынырга кирәк, ә суның һич рәте юк. Фәлән-фәлән оешмаларга шалтыратыгыз, тиешле кешеләр күрәчәк чатларга языгыз! Ә иң яхшысы – “112” ашыгыч хезмәтенә шалтыратыгыз! Алар, өйдә кечкенә бала бар, дисәң, шунда ук “реагировать” итә, мин, шәхсән, нәрсә булса да шунда шалтыратам...”
“112” ашыгыч хезмәтенә, диме?! Кайнар су сорап?! Ә кемнәрнеңдер бу вакытта гомере кыл өстендә...
— Кешеләргә бу кадәр ял бирергә кирәкме икән ул?! — дип гаҗәпләнә идарәче компаниядә озак еллар баш инженер булып хезмәт салучы танышым. — Халык тәмам акылдан шаштымы соң, башкарган эшеңә рәхмәтле булыр урынга, һәрвакыт кимчелек эзлиләр. Андыйлар күп түгел, ләкин бар. Алар бернәрсәдән дә канәгать түгел, төрле инстанцияләргә шикаять язудан тәм табып яшиләр.
Мәсәлән, бүгенге очрак. Безнең оешма хезмәтләндергән йортта яшәүченең “йоркширский терьер” токымлы эте кинәт тәпиләренә баса алмый башлаган. Ханым гаеплене тиз эзләп тапкан: “Бу – урам җыештыручының гына эше! Мөгаен, ишегалларындагы бозлавык урыннарга реагент сибеп киткәндер...” – дип, урынсызга хезмәткәребезгә суд белән яный. Бүген урам себерүчеләр, җыештыручылар җитми, эшләүчеләрнең дә күбесе – пенсионерлар. Бу эшне башкарырга теләүчеләр якын киләчәктә бөтенләй калмаска да мөмкин. Моның төп сәбәбе халык ишегалды себерүче, идән юучы булып эшләүне оятка санауда гына түгел. Шушы өлкәдә эшләүчеләргә төрле нахак сүзләр тагып, эшкә күңелләрен төшерүчеләрнең дә тырышлыгы бу.
Әйтик, бер йортта подъезд идәннәрен юучыларны алмаштыра торгач, эшләргә бөтенләй кеше калмады. Ни өчен, дисезме? Пенсиядәге бер ханым берсенең дә җыештыруын ошатмый. Аның таләбе – подъезд аның фатир идәне кебек чип-чиста булсын, бер тузан бөртеге дә күренмәсен! Сүз претензия белдерү гадел булган очраклар турында бармый. Тәнкыйтьне кабул итә дә, төзәтә дә беләбез. Дөрес, эшләгән кешене күрә белгәннәре дә шактый. Аларның бер “рәхмәт” сүзе дә күңелне эретә...
...Халык телендә “Өч нәрсәгә мәңге карап була: янган учакка, аккан суга һәм эшләгән кешегә”, дигән гыйбарә яши. Диванга кырын ятып, эшләгән кешене күзәткәндә гел генә тырнак астыннан кер эзләмәсәк иде! Син теләгәнчә яшен тизлегендә килеп җитә алмаган ашыгыч ярдәм табибы, яңа чирекнең беренче көнендә үк балаңа “икеле” чәпәп кайтарган укытучы, йорт алдын җиде минутта җыештырып киткән урам себерүче – алар да шундый ук кешеләр. Ел башыннан кәефне төшереп, канәгатьсезлек тойгысы белән яшәмик. Сабыр, кешелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәник!