...Дүрт кешелек бүлмәдә бертуган апам белән икәүдән-икәү тыныч кына дәваланып ятканда, коляскага утырган олы яшьтәге бер ханымны безнең янга керттеләр. Аның артыннан сумкалар, пакетлар күтәргән тагы бер хатын пәйда булды. Апам белән бүлмәгә керүчеләр белән исәнләштек тә, төшке ашны ашауны дәвам иттек.
Креслода утырган апага 65 яшьләр тирәсе кебек, кыска чәчле, очкын сибеп торган зәңгәр күзләр, зур авыр гәүдәле, тавышы көчле, командирларныкы кебек, һәр сүзен җиренә җиткереп әйтә, кайберәүләр кебек йотмый. Мин инде бу берәр дәрәҗәле урында эшлидер, дип уйлап куйдым.
Икенчесе, миңа калса, күпкә яшьрәк, йомшак күңелле, ишетелер-ишетелмәс кенә сөйләшә, җилкәсенә төшеп торган чәчләре туры, күптән буялганга охшаган, күзләре һәрчак елмаеп тора. Бер карасаң, бу ике хатын тышкы кыяфәте белән нык аерылалар, икенче караганда, аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтеннән бик якын кешеләр кебек күренде.
Күп тә үтмәде, мөлаем йөзле табиб килеп керде. Аның безнең бүлмәдәш ханымнарны яхшы белүе, әллә кайдан күренеп тора иде. Хәл-әхвәлләрне сорашканнан соң, Фәридә апа (ханымның исеме шулай икән) үзенең хәлләрен сөйләп китте. Минем аңлавымча, дәваханәнең реабилитация бүлегенә апрель аеннан бирле бишенчегә килгәннәр. Үзгәрешләр бик зур булмаса да, алга китеш бар, ди Фәридә апа. Бу вакыт эчендә аны өч кызы алмашлап караган икән, әле дә уртанчы кызы Магнитогорск шәһәреннән әнисен карарга кайткан. Үзе мәктәптә директор урынбасары булып эшләвенә карамастан, әнисе өчен вакыт тапкан. Башлангыч сыйныф укытучысы да икән, җитмәсә. Бүлмәгә килеп керү белән иң беренче эш итеп әнисен ашатып-эчергәч, ноутбугын өстәлгә куеп эшли дә башлады. Менә шундый укытучы! Монда да эшен онытырга мөмкинлек юк.
Дәваханәдә ятканың булмаса, шул кадәре кеше чирләгәнен күз алдына китерә алмыйсың икән ул! Күбесендә бер үк диагноз – инсульт. Бу сүз баш миендәге кан әйләнешенең бозылуы дигәнне аңлата. Аның нинди генә төрләре юк! Мин табиб түгел, шуңа да бер инсультның икенчесеннән нәрсә белән аерылганын аңлату минем максатым түгел, кирәкмәс тә. Тик үзем күргәннәрне, әңгәмәдәшләрем кичергәннәрне язып, халыкка җиткерәсем килә. Чөнки күпләр, шул исәптән мин үзем дә, бу авыруның нинди зәхмәт икәнен белмибез. Җитмәсә, бу чир төрле кешедә төрлечә үтә. Чынлап та, кайберәүләр аягөсте үткәреп җибәрә икән, кемнәргә ярдәм соңлабрак күрсәтелә – алар авыррак кичерә. Берәүләр үзләре генә әйләнеп ята да алмый, аларны караучылар бар, икенчеләрен коляскага утыртып йөртәләр, өченчеләре – кул таягы белән, дүртенчеләре стенага тотына-тотына үзләре йөрергә тырыша. Кемнәрнеңдер аяклары йөрми, куллары эшләми, кайберәүләрнең йөзе чалшайган, башы бәйләнгән. Аларга карап, йөрәк әрни, ничек тә ярдәм итәсе килә. Монда яшәү белән үлем арасы бик якын булуына ныклап ышанасың.
Озын коридорның буеннан-буена бүлмәләр тезелеп киткән, арада укол ясау, яра бәйләү, табиблар бүлмәләре дә бар, уртада шәфкать туташлары посты урнашкан. Шушы юлда очрашып, бер-береңнең хәлен белешәсең, кичерешләрең белән уртаклашасың. Эш көннәрендә вакыт ничектер тиз үтә, ә менә ял көннәрен үткәрү авыр. Күп вакытны палатада уздырасың: я телефонда утырасың, я китап укыйсың, я сканвордлар чишәсең, шулай вакыт тизрәк үткән кебек.
Кичке ашны ашагач, Фәридә апа җайлап кына сүз башлады. Мин авызымны ачып тыңладым. Бик кирәкле мәглүматлар ишеттем.
Бәлки, кирәк булыр дип, хәтта диктофонга яздырып алдым. Вакыт җиткәч, менә ак кәгазьгә төшерергә булдым.
Фәридә апа яман шешләр бүлегендә шәфкать туташы булып эшләгән икән. “Ул кичне бер авыруның ярасыннан кан ага башлады, бергә эшләгән шәфкать туташы белән бик озак тырышкач, көчкә туктаттык. Постка китеп барганда инструментлар салынган савыт кинәт кулымнан төшеп китте, иелеп шуларны җыеп алалмадым, күз алдым караңгыланды, тотына-тотына бүлмәгә чак барып җиттем, – дип сөйләп китте күрше апабыз. – Тавышка иптәш кызым килеп җитте, табибны чакырды, ул килеп җиткәнче, мин үземә диагноз куйган идем инде. Инсульт! Һич уйламаган идем шулай килеп чыгар дип, йөгереп йөрисе көннәрем алда әле дип ышана идем. Бу чир белән күзгә-күз очрашырмын дип күз алдына да китерми идем. Үзем бу чир белән авырган кешеләрне күп күрдем, тик шулай да каушап калдым, ни булганын аңлата алмыйча, һушымны югалттым.
Реанимациядән чыккач, күземне ачканда, янымда кызларым басып тора иде, барын да таныйм, әмма берни әйтә алмыйм. “Мине киендерегез, шәрә яткырмагыз”, – дип әйтәсе килә, әйтә алмыйм. Аңлатып карыйм, аңламыйлар. Алар аңламагач, ачуым килә, азрак эшләгән кулым белән өстемә ябылган чүпрәкне алып ташлыйм, күрсәтәм, ыңгырашам, файда юк, яңадан өскә ябалар. Хәлемне белергә дип, бергә эшләгән табиблар, шәфкать туташлары, туганнар килә, ә мин киемсез ятам. Бик күп булашкач, кайсыдыр аңлап алды, миңа кием кидерделәр. Шуннан азрак тынычландым. Бу минем үлеп терелгәннән соң беренче җиңүем иде.
Күпмедер вакыт узгач, аз-маз сүзләр әйтә башладым. “Су, юк, бар”, – дигән бер иҗекле сүзләр. Сүзләрне әйтәм, ә җөмлә төзи алмыйм. Сүзләр онытылган. “Су”, дим, ә “салкын су бир”, дип әйтә алмыйм. Кызым унлап сүз әйтеп карый, су китеримме, кирәкме, кирәкмиме, сөртимме, салыйммы, эчәсеңме, чәйме... Ул аңламагач, мин тагын кызам, ярсыйм, ыңгырашам, үзем генә аңлаган телдә әрлим, сүгәм... Ә файда юк. Күпмедер вакыт үткәч, җайлап аңлата башладым. Бу чор да үтеп китте, Аллаһка шөкер!”
– Фәридә апа, сүзләрне җыеп җөмләләр төзи алмагач, язып карамадыгызмы? Бер кулыгыз аз-маз эшләгәч, бәлки, язып аңлатырга кирәк булгандыр? – дип сорау бирдем Фәридә апага.
– Әй, туганкаем, нинди язу ди ул? Бөтен хәрефләрне онытканмын. Яңадан алфавитны ятларга туры килде. Саннар белән дә шулай. Аларны ятлап бетергәч, логопед унга кадәр санарга кушты. Авыр булса да бердән унга кадәр санадым. Ә хәзер, киресенчә, уннан бергә таба әйтегез ди. Җидегә кадәр барып җитәм, аннан соң буталам. Сәгатьләр буе, көннәр буена ятлыйбыз, язабыз, сөйлибез, инде булды дисәм, тагын бар да юкка чыга. Икенче көнне яңадан башлыйбыз... Менә шулай айлар буена яңадан санарга өйрәндем. Аннары укытучым эшне катлауландырды, алу, кушуны башладык, андагы түккән яшьләрне үзем генә беләм. Дәваханәдә логопед белән өйрәнәбез, өйдә кызларым, оныкларым белән кабатлыйбыз. Җитмәсә, өйгә эш бирәләр, дәфтәр бите тутырып язарга. Менә шулай көн саен, сәгать саен яңадан яшәргә өйрәндем.
Ә шигырь ятлау бигрәк кызык булды. Ул инде хәзер кызык, ул чакта дүртьюллык шигырьне атналар буе ятлый идем, инде ятлап беттем дисәм, дәртләнеп сөйли башласам, беренче юлын көчкә искә төшерәм, калганнары онытыла. Елый-елый тагын яңадан башлыйбыз... Аллаһы Тәгаләнең бер рәхәтен күрер өчен ун михнәтен үтәргә кирәк, диләр, минем ун булмады, йөз-мең михнәтләр үтәргә туры килде. Хәзер инде, вакыт үтү белән, көлеп кенә искә алабыз, ә ул чакта бер дә кызык түгел иде. Шушы авыр чакларымда кызларым-йолдызларым бер генә минутка да мине калдырмады, һәрчак янымда булды, тешләрен кысып, күз яшьләрен күрсәтмичә, миңа яшәргә өмет өстәде. Моның өчен мин аларга чиксез рәхмәтлемен. Горурланам кызларым белән, – дип елмаеп кызына карап алды Фәридә апа.
– Ә мин сезне беренче күрүдә, бу апа бик дәрәҗәле урында эшлидер, – дип уйлаган идем.
– Юк, мин гомер буена шәфкать туташы булып эшләдем. Ирем белән өч кыз үстердек, һәрберсенә югары белем алырга ярдәмләштек, аларны башлы-күзле иттек. Аллаһка шөкер, бүгенге көндә һәркайсы үз дөньясын үзләре көтә, балалар үстерәләр.
Бар да җиңел генә булды дип әйтә алмыйм, төрле хәлләр булды. Иң авыры икешәр, өчәр атнага командировкага җибәрәләр иде. Ул заманда хәзерге кебек телефоннар юк. Әфганстанда бик күп тапкыр булырга туры килде. Анда күргәннәр һаман да төшкә кереп йөдәтә, күз алдыннан китми. Яу кырында яралыларга беренче ярдәм күрсәтү дисеңме, аларны кайда сөйрәп, кайда аркага йөкләп тынычрак урынга алып чыгу дисеңме... Аллаһка шөкер, бу авырлыклар да артта калды. Тик онытылмыйлар, бар да күз алдында. Бәлки, шул елларда күргән сынаулар мине чыныктыргандыр, нинди генә авырлыкларга очрасам та, бирешмәдем, тешемне кысып, алга бардым. Бу чир белән дә алышулар биш айга сузылды. Әлбәттә, кайчагында канатлар сына, күңел төшенкелегенә бирелгән, үкереп елаган чаклар да булды, булмады түгел. Көчле булсам да, мин бит хатын-кыз, – дип тәмамлады сүзен Фәридә апа.
Чынлап та, бу бик яман чир, аның белән күзгә-күз очрашырга туры килсә, көчле рухлы булырга кирәк, сынмаска, сыгылмаска, кечкенә адымнар белән булса да алга барырга, туктамаска, өметне өзмәскә. Яныңда туганнарың, балаларың, дусларың булса, бик яхшы. Шул чакта гына аны җиңеп була, дигән нәтиҗә ясадым мин. Берүзең калсаң, табиблар гына әллә ни эшли алмый. Тәүлегенә 24 сәгать авыру янында булырга кирәк, аның белән төрле физик күнегүләр эшләргә, сөйләшергә, яздырырга, укытырга, массаж ясарга, өметен өздермәскә, яшәтергә тырышырга. Үзе терелер, үзе аякка басар, йөреп китәр, сөйләшә башлар дип кул селтәргә түгел. Инде сүнде, инде бетте дигәндә дә, Аллаһы Тәгалә тагы бер мөмкинлек бирә. Саламга тотынып булса да бу төпкелдән чыгарга ярдәм итәргә кирәк! Яшәтергә тырышырга кирәк!
Гүзәл ЯППАРОВА.