+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
23 гыйнвар , 21:25

Үлгән сарыкларны чыгарып бетерделәр

Бөре районында боз астына төшеп үлгән сарыкларны чыгару буенча операция тәмамланды, әмма соңрак водолазлар сулык төбен тагын тикшерәчәк.

Үлгән сарыкларны чыгарып бетерделәр
Үлгән сарыкларны чыгарып бетерделәр

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Кәримова хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, Луч хуторы янындагы Үзәт күлендәге судан 1340 хайван үләксәсе чыгарылган. Гәрчә хуҗалары башта 200ләп кенә сарык батуы турында белдерсә дә.

Элегрәк бу хәл турында хәбәр иткән идек. Күлгә сарыклар көтүе төшеп баткан. Моның сәбәбен көтү хуҗасы начар һава торышында күрә. Фермер белдергәнчә, зыян күләме 20 млн сумнан артып киткән. Аңа коткаручылар эшенә түләргә, шулай ук үлгән хайваннарның мәетләрен Татарстанга, Алабугага үләт базына озатырга туры киләчәк.

Шунысын да әйтергә кирәк, боз астына төшкән көтүдән бер сарык исән калган.

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас