

"Төнлә буылып уянганыгыз бардыр. Ычкынып та, уянып та, кычкырып та булмый. Тик бу хәлнең нәрсә икәнен төгәл генә аңлатучы һаман юк. Җеннәр шулай саташтыра, ди иде әбиләр. Ә менә янәшәдәге кеше төнлә саташып буа башласа?..
Курше хатыны сөйләгән иде. Бу хәлдән ул өшкерүчегә барып кына котылган. "Ирем белән ятсам - муеннан буа торган иде. Балага узсам - гел төште", - ди ул. Аллаhым сакласын, кара көчләрдән якласын", дигән комментарий калдырган бер укучыбыз.
Фото: bashinform.ru