Октябрьдән ул Уфа янындагы Базилевкада булган, анда психологик-психиатрик экспертиза узган. Аның нәтиҗәләре буенча белгечләр ир-ат үз гамәлләренә хисап бирмәгән дигән нәтиҗәгә килгән.
"Суд психология-психиатрия экспертизасы нәтиҗәсе буенча, ир хроник психик тайпылыш белән интегә һәм гамәл кылу чорында да, хәзер дә үз гамәлләренең фактик характерын һәм иҗтимагый куркынычын аңламый, шулай ук аларга баш була алмый. Экспертлар аңа махсуслаштырылган типтагы стационар шартларда психиатрия ярдәме күрсәтүче медицина оешмасында дәвалануны тәкъдим иткән», - дип хәбәр иттеләр Тикшерү комитетында.
Хәзер сүз мәҗбүри дәвалау турында бара, ахыргы карарны суд кабул итәргә тиеш.
Фаҗига 9 октябрьдә булды. Уфа вузларының берсенең 34 яшьлек электригы өйдә өч яшьлек кызы белән ялгызы калган. Башта ул тәрәзәдән әйберләрен ыргыткан, аннары баланы да атып бәргән.
Бу вакытта хатыны өлкән улы белән башка шәһәрдә дәваланган була. Бу хәл турында белгәч, ул ашыгыч рәвештә Уфага кайта, ә соңрак кызы белән Мәскәү клиникасына оча, анда табиблар кызны коткарган. Билгеле булганча, ир элек психиатрда исәптә торган. Фаҗига вакытында ул аек булган.
Яңа ел алдыннан яхшы хәбәр дә килеп иреште: кечкенә Полинаны дәваханәдән чыгардылар. Бәйрәмнәрне ул өендә Уфада каршылады, хәзер тернәкләнү бара.