Коточкыч хәл шимбә көнне Благовещен районында трассада Николаевка янында булган. Йөк машинасыннан арматура очып төшкән һәм туп-туры хатын-кыз һәм 16 яшьлек үсмер барган җиңел машинага килеп бәрелгән.
Металл балка автомобильне тишкән. Бәхеткә, һәлак булучылар юк, ләкин үсмергә бик нык эләккән. Шаһитлар сүзләренчә, егетнең күкрәге имгәнгән һәм бите ярылган, аны ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып киткәннәр.
Соңрак табиблар ачыклаганча, зыян күрүчедә ябык баш сөяге-ми җәрәхәте, имгәнүләр һәм яралар табылган. Хәзер ул нейрохирургия бүлегендә, хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.