+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
27 гыйнвар , 07:14

Альбина Килдеярова: "Мине бала тудыру йортында алмаштырганнар"

Билгеле җырчы, "Туган тел" каналының алып баручысы, төрле тамашаларда конферансье ролендә чыгыш ясаучы үтә чибәр, талантлы бу кызның тормыш юлы беренче көннәрдән үк киртәләрдән башланган...

Альбина Килдеярова: "Мине бала тудыру йортында алмаштырганнар"Альбина Килдеярова: "Мине бала тудыру йортында алмаштырганнар"
Альбина Килдеярова: "Мине бала тудыру йортында алмаштырганнар"

Шушы көннәрдә без аның үзе белән очрашып сөйләшеп алдык. Альбина күзнең явын алырлык матур пальто кигән иде. Сүзне шуннан башламыйча булмады.

- Искиткеч килешә, пальтогыз берәр танылган коллекциядәндер...
- Сез ялгышмыйсыз, чыннан да, танылган бренд "Made in Abzelil", - дип көлә Альбинабыз. - Үзем тектем!
- Һушны алгач алыгыз инде арытабан да, сөйләгез әле үзегезнең туу тарихын.
- Әбҗәлил районының Кушый авылында яшәгән, ди, күршеләр, дип башлана ул тарих...

Ике яшь гаилә, яңа гына егерме яшьтән узган авылдашлар бер заманда өйләнешеп, бер көнне бәби алып кайтырга җыенган. Хатыннарын бала тудыру йортына илтеп куйган ирләре, берничә көннән аларны кызлары белән алып кайтып, туган-тумача, авылдашларны чакырып, бәби туйлары үткәргән. Бер кызга - Гөлгенә, икенчесенә Альбина дип исем кушканнар.

Үсә төшкәч, кызларга авыл халкы, туганнар игътибар итә башлаган. Гөлгенә буйга бик озын түгел, кара-кучкыл йөзле, артык теремек, шук бала - күршеләргә охшаган. Ә Альбина ак йөзле, буйчан, бераз гына уйчанрак кыз, шулай ук үз туганнарына түгел, ә күршеләргә охшаган.

Уфага ДНК анализына баргач, аларның балалар йортында алмаштырылган булуы ачыкланган. Балаларны гаиләләренә кайтарганнар. Шулай итеп, өч яшьтән соң мин күршеләргә күчендем, шул көннән башлап Гөлгенә түгел, ә Альбина булып яшим. Күкрәк сөтләрен имезгән әниләребез икебезне дә өзелеп ярата, билгеле.

Без Альбинага киләчәк тормышында бәхет телибез!

"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас