+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
3 февраль , 04:27

Фаҗига белән тәмамланган рекорд

Француз очкычы Калтасы күгенә ничек килеп чыккан?

Фаҗига белән тәмамланган рекордФаҗига белән тәмамланган рекорд
Фаҗига белән тәмамланган рекорд

Бүгенге көндә илләр арасында самолетлар туктаусыз очып кына тора, зур аралар – киртә түгел. Ә кайчандыр ерак арага очу – хыял дәрәҗәсендә була. Өстәвенә, дөнья авиациясендә очышларның тизлеге, биеклеге һәм ераклыгы өчен астыртын ярыш бара: кем булдыра, кем беренче, кем уңышка ирешкән? Ул вакытта Калтасы, хәзерге Краснокама районы территориясендә булган фаҗига да шул ярышның бер кайгылы нәтиҗәсе.


1931 елның 12 сентябрендә иртәнге 9.00 сәгатьтә Калтасы районының Иске Бөртек авылы янында француз самолеты җиргә килеп төшә. Ике очучы һәлак була, берсе парашют белән сикереп, исән кала.
 
Нәрсә була соң? Краснокама күгендә Франция очкычы ничек пәйда булган? Архивларда әлеге авария турында укып, Калтасы туган якны өйрәнү музее директоры Роберт Шакиртов фаҗиганең тарихын өйрәнә башлый һәм менә нәрсәләр ачыклый.
 
1929 елда Франциядә ерак очышлар өчен “Девуатин Д-33” самолетлары чыгарыла. Авиаконструктор Эмиль Девуатин аларны инженерлык фәне һәм техникасының соңгы сүзе буенча ясый. Нибары ике шундый самолет төзелә. Уздырылган сынаулардан соң самолетлар югары сыйфатлы дип таныла һәм аларны эштә сынап карарга әзерлек башлана. Париж – Токио арасында, ягъни 11 мең чакрым ераклыкка, туктаусыз очыш ясарга карар кылына.
 
Беренче самолет 1931 елның 11 июлендә старт ала. Экипажда командир, очучы-сынаучы Марсель Доре, икенче пилот, очучы-спортчы Жозеф Ле Бри, авиамеханик Рене Мисмон була. Очучылар Франциядән дүрт мең километрдан артык ара үтеп, Омскига кадәр килеп җитә. 14 июльдә аларның двигателе эшләми башлый. Командир сикерергә приказ бирә, экипажның ике әгъзасы сикерә һәм исән-имин җиргә төшә, ә командир самолетны урман эчендәге акланда утырта ала һәм исән кала. Ул вакытта экипажга бәхет елмая, беркем дә зыян күрми. Элемтә булмаганлыктан, һәлакәт турында алар тәүдә беркемгә дә хәбәр итә алмыйлар. Самолетны тимер юл эшчеләре таба, чөнки французлар нигездә тимер юл магистрале буйлап оча. Франциягә хәбәр иткәннән соң, самолетның двигателе һәм приборларның бер өлеше салдырып алынып, Парижга озатыла.
 
“Девуатин”га әйләнеп кайтыйк, беренче очыш күңелсез тәмамланса да, дөнья рекорды кую теләге өстен чыга һәм Франциядә очышны кабатларга дигән карар кабул ителә.
“D-33” самолетының икенчесе Парижның “Ле Бурже” аэродромыннан 11 сентябрьдә күтәрелә һәм Токиога юл ала. Һава коридоры Себер аръягы тимер юл магистрале аша уза. Бу очу тарихында сакланып калган белешмәләр: самолетның двигателе – 650 ат көчле, максималь тизлеге сәгатенә – 245 километр (уртача тизлеге – сәгатенә 150 километр), очышның фаразланган озынлыгы – 11 мең километр. Токиога очу өчен экипаж бортка 9800 килограмм авиация бензины ала. Йөк артык күп булу сәбәпле самолет башта бик түбән, агачларның башына кагылып диярлек оча, тиешле биеклеккә күтәрелә алмый. Германия, Польшаны, шулай ук Мәскәү, Горький, Казанны артта калдырып, Свердловск ягына юл ала. Әйе, безнең ил территориясендә очкыч 1500 метр биеклеккә күтәрелүгә ирешә. Әмма таулы ландшафтны узар өчен аларга 2300 метр биеклек таләп ителә. Экипаж Урал таулары аша чыгу мөмкин булмас дип икеләнә, шунлыктан таулар алай ук биек булмаган көньякка борылырга карар итә.
 
1931 елның 12 сентябрь иртәсе бик томанлы була, өстәвенә вак кына яңгыр ява, күрергә комачаулый. Фаҗига французларны Танып ярында сагалап торган була: Иске Бөртек авылыннан ерак түгел, елга өстендә самолетның двигателе эшләми башлый. Марсель Доре экипажга “сикерергә” дигән шартлы билге күрсәтә, һәм, очкычны утыртып булмасын аңлап, үзе дә самолетны калдырырга карар кабул итә. Доре дусларының һәм үзенең гомерен саклап калыр өчен булдыралган биеклекне сайлый: машинаны җирдән 100 метр биеклектә генә калдыра һәм парашют белән сикерә. Әмма иптәшләре шунда торып калыр дип башына да китерми, экипаж әгъзалары Джозеф Ле Бри һәм Рене Месминга берничә секунд җитми кала – аларның берсе – парашютта бутала, икенчесе кресло каешларын ычкындыра алмый. Марсель Доре сикерер алдыннан двигательне сүндерергә өлгерә, шуңа күрә шартлау булмый, ә бары тик бәрелештән очкыч челперәмә килә, дигән версия дә бар.
 
Танып урман хуҗалыгы хезмәткәре Моисеев фаҗигане күргән беренче кеше була. Ул бу турыда болай дип язып калдыра: “9.00 сәгатьтә мин барактан чыктым һәм һавада аэроплан күрдем. Самолет, түгәрәк ясап, төшә башлады, аннары зур тизлек белән өскә күтәрелде һәм, күрәсең, тизлеген югалтып, җиргә атылды. Көчле шартлау булды”.
Командир Марсель Доре исән кала, аны Танып урман сәнәгате предприятиесе офисына алып киләләр. Дөрестерме – юкмы, әмма шундый истәлекләр сакланып калган, имеш аның беренче сүзләре: “Алло! Алло! Париж!” була. Аңа кәгазь бирелә, һәм ул язган текст телеграмма итеп Парижга җибәрелә. Тиздән бөтен дөнья Башкортстан күгендә булган фаҗига турында белә.
 
Ырынбурдан килгән авиация белгечләре алдында афәтнең коточкыч картинасы ачыла: 100-40 метр мәйданда үлән тоташ янган. Очкычның җимерелгән, янган өлешләре, канатлары тирә-якка таралган, мотор исә бер ярым метрга җиргә кергән. Фаҗига мәйданы чолгап алына, һәлак булган очучыларның мәетен парашютларга төрәләр, соңыннан аларның гәүдәләре туган илләренә озатыла. Аларны Франциядә зурлап җирлиләр, милли герой исемнәре бирәләр. Танылган очучылар исемнәре белән урамнарны атыйлар, һәйкәлләр куялар. Ә Марсель Доре 1959 елга кадәр яшәп, авыр чирдән вафат була.
 
Менә шулай итеп, кыю французларның Париждан Токиога кадәр туктаусыз очыш ясау омтылышы кабат уңышсыз тәмамлана. Аларның маршрутының соңгы ноктасы Калтасы районы була. Әмма һәр сынау, һәр тәҗрибә ниндидер файда, белем-гыйлем калдыра. Французлар да авиация тарихына һәм гыйлеменә зур өлеш кертә.
Ә Иске Бөртек янына әле булса туристлар килә, моннан берничә ел элек анда казынулар барды һәм самолетның бик күп калдыклары табылды. Әлеге эшне онытылган фаҗига тарихы белән кызыксынган Урыс география җәмгыятенең Башкортстан бүлеге рәисе Рифгать Денисламов оештырды. Ул вакытта бу урынга стелла кую турында да сүз барды һәм хәтта конкурс та игълан ителгән, макеты да сайланган иде. Әлегә эш ниндидер сәбәпләр белән тукталып тора.
 
...Моннан 94 ел элек булган фаҗига тарихын искә алып, шуны телисе килә: күкләребез тыныч булсын, һаваларда, илләр арасында бары тик дуслык һәм яхшы ниятләр белән генә очкычлар очсын.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Фотолар район архивыннан алынды.
Автор:Резида Валитова
Читайте нас