Бу хакта «Честный репортаж» телеграм-каналы хәбәр итә. Ир-атны Уфаның Орджоникидзе район судына китерәләр. Аның сүзләренчә, ул нәрсә булганын аңлаган һәм гафу үтенгән.
"Аңладым. Ул исән калды. Гафу ит мине, Полина", - ди гаепләнүче.
Элегрәк "Кызыл таң" тикшерүчеләрнең кечкенә баланы үтерергә омтылуда тотылган ир-атка карата җинаять эшен тикшерүне тәмамлаулары турында хәбәр иткән иде. Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, былтыр 9 октябрьдә иртән Ульяновлар урамындагы йортларның берсенең 4нче катындагы фатирында ир үзенең кечкенә кызын тукмаган, аннары аны балконнан ыргыткан. Сабыйга авыр баш сөяге-баш мие җәрәхәте һәм башка тән җәрәхәтләре китерелгән, әмма вакытында күрсәтелгән медицина ярдәме нәтиҗәсендә аның гомерен саклап кала алганнар.
Суд психология-психиатрия экспертизасы нәтиҗәсе буенча, ир хроник психик тайпылыш белән интегә һәм, бу хәлне башкару чорында да, хәзер дә үз гамәлләренең характерын һәм куркынычын аңлый, шулай ук алар белән җитәкчелек итә алмый. Экспертлар аңа махсуслаштырылган типтагы стационар шартларда психиатрия ярдәме күрсәтүче медицина оешмасында дәвалануны тәкъдим иткән. Җинаять эше медицина характерындагы мәҗбүри чаралар куллану турындагы мәсьәләне карау өчен судка җибәрелгән.
Фото: "Честный репортаж"