+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 февраль , 05:35

“Бәхиллегеңне калдырдыңмы, газиз әнкәебез?..”

2023 елның 6 февралендә Төркиянең Каһраманмараш шәһәрендә йөзләрчә мең кешенең үлеменә китергән көчле җир тетрәү бөтен дөнья халкын тетрәндерде

“Бәхиллегеңне калдырдыңмы, газиз әнкәебез?..”“Бәхиллегеңне калдырдыңмы, газиз әнкәебез?..”
“Бәхиллегеңне калдырдыңмы, газиз әнкәебез?..”

       Әйе, бу көн – кайбер мәгълүматларга караганда, 250 меңнән артык кешенең гомере өзелгән, үзәкләрне өзгеч дәһшәтле җир тетрәү фаҗигасе бул­ган көн. Ул гөнаһсыз җаннар арасында хәзер сезнең игътибарга тәкъдим ителәсе язманың авторы, шушы шәһәрдә туып-үскән төрек егете, 90нчы еллардан язмышын Татарстан белән бәйләгән таныл­ган төрек-татар әдибе, тәрҗемәче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, ифрат якты күңелле, һәрвакыт игелекле гамәлләр генә кылырга омтылып торган якын дустым, фикердәшем Фатиһ Кутлуның да туганнары, якыннары, дуслары һәм иң кадерле кешесе – газиз әнкәсе дә бар.
       ...Фатиһ бәйнең исеме, иҗаты Татарстанда шактый таныш булса да, бу һәрьяклы талант иясенең исеме Башкортстанда ятрак булуын искә алып, аның турында кечкенә генә мәгълүмат биреп үтү дөрес булыр. Узган ел ахырында гына Фатиһ Кутлуның Татарстан китап нәшриятында “Кардәшлек кадере” дигән беренче китабы татар телендә дөнья күрде. Бу китапка аның тормыш юлына, иҗат үсешенә багышланган публицистик мәкаләләре, истәлек-хатирәләре һәм Төркиядәге татар авылы Османиядә яшәүче милләттәшләребезнең рухи мирасы тупланган. Фатиһ Кутлу, 1993 елда 18 яшендә, бер төркем төрек егетләре белән Алабуга пединститутына укырга кереп, аны тәмамлаганнан соң Казанга күченә, Гөлшат исемле татар кызына өйләнә. Балалары Равза, Ихсан, Айшә төрекчә, татарча, урысча чатнатып сөйләшәләр.
       Фатиһ Кутлу татар әдәбиятын төрекчәгә тәрҗемә итүдә беренче буразна яручы дип саналырга хаклы. Ул Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир”, “Җомга көн кич белән”, “Язгы кәрваннар”, “Яра”, “Берәү” һәм башка әсәрләрен, Әмирхан Еникиның “Әйтелмәгән васыять”, “Матурлык”, Шәриф Камалның “Буранда” дигән хикәяләрен, Разил Вәлиев шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп, Төркия укучысына ирештерде. Фатиһ бәйнең Тукай иҗатын, аның шәхесен өйрәнү өлкәсендәге хезмәтләре аерым бер хуплауга лаек.
       Инде әйткәнебезчә, Төркиядәге коточкыч җир тетрәү вакытында Фатиһның сөекле әнисе Шүкран ханым Кутлу хәрабәләр астында калып һәлак була. Язучы бүген дә бу фаҗигагә сыкранып яши, күңеленә тынгылык таба алмый, кадерле кешесен мәңгелеккә югалтудан йөрәге бертуктаусыз әрни...
       ...“Әниләреннән еракта яшәүчеләр! Үтенеп сорыйм сездән: Аллаһ хакына дим, әниләребезгә телефоннан көн дә шалтыратыйк, ишетик тавышларын, туйганчы күреп калыйк нурлы йөзләрен! Бу гамәлне бурычым, вазыйфам дип түгел, ә чын йөрәктән теләп, ашкынып, мәхәббәт югарылыгында башкарыйк! Аларның безгә карата шәфкатьләренә мәхәббәт белән җавап кайтарыйк! Моны аңлаган шәхесләр: “Ана кебек яр булмый”, дигән...
      Әниләре исән булганнар! Аларга булган хисләрегезне, ихтирамыгызны, яратуыгызны яңадан күздән кичерегез әле!
Аналар – тормышыбызның кояшы. Ул баеп, соңгы нурлары да шәфәкъ артына кереп югалгач, гомерең дөм караңгыда калгач кына аңлыйсың икән моны...” Болар авторның укучыга әйтергә теләгән төп фикере икәнен язманы укып чыккач, үзегез дә шуңа инанырсыз.
      Тәлгать ХАМАТШИН,
      Татарстанның халык артисты.
      Бүздәк авылы.

      2023 елның 6 феврале. Үзәге минем туган шәһәрем Каһраманмараш булган, 11 шәһәргә кагылган, кайбер мәгълүматларга караганда, 250 меңнән артык кешенең гомерен өзгән дәһшәтле җир тетрәү фаҗигасе булган көн бу.
      Ул гөнаһсыз җаннар арасында туганнарым, якыннарым, дусларым да бар... Башта газиз әнием һәлак булды. Җир тетрәвенә кадәр 6 ай элгәре яман чирдән вафат булган әтиемнең бертуган апасы Муаззәз апам һәм аның ире – шәһәребезнең атаклы мөгал­лиме Сүләйман җизнәбез... Бик-бик якын җан дустым Мурат сөекле хатыны белән бергә... Язучы, галим дустым, оста хикәяче, “Төбәк башлыгы” дигән хикәясе – фәкыйрегез тәрҗемәсендә “Идел” журналында, “Чүкеч әйрәне” хикәясе – Асия Рәхимова тәр­җ­ем­ә­сен­дә “Хәзерге заман төрек хикәясе антологиясе”ндә, Аяз Гыйл­әҗевның “Җомга көн кич белән...” әсәре буенча фәнни мәкаләсе “Татарика” журналында басылып чыккан Рәҗәп Шүкрү Гүнгөр хатыны, өч баласы белән бергә... Марашыбызның тарихына, мәдәниятенә, әдәбиятына зур өлеш керткән, халык арасында “аяклы китапханә” дигән исем алган, китапханәсендә 25 мең данә китабы булган мөгаллим, галим Йашар Альпарслан абый...
      Бу фаҗигадә үлем ачысын татыган барлык гөнаһсыз җаннарның урыннары җәннәттә булсын! Раббым исән калган туганнарына яшәргә көч-куәт бирсен!
      Мин 2023 елның өченчеме, дүр­тенчеме февралендә шундый төш күрдем. Имеш, без төпчек кызым Айшә белән туган шәһәремдә 25 катлы кунакханәнең иң югары катларының берсендә икәнбез. Шулвакыт бик куркыныч итеп җир тетри башлады. Бина нык селкенә, уңга-сулга тирбәлә. Мин Айшәмне кочаклыйм, бүлмә буйлап арлы-бирле шуабыз. Кунакханә җимерелә икән дип бик куркам. Бу хәл, күп булса, бер минут тирәсе дәвам иткәндер. Туктады, кунакханәгә берни дә булмады. Ә мин тәрәзәдән урамга карарга базмыйм, куркам. Шәһәр җир белән тигезләнгәндер инде дим... Мин ул көнне төшемне Айшәгә генә сөйләдем. Төш кенә дип уйладым, әһәмият бирмәдем, чөнки безнең шәһәрдә 500 ел инде көчле җир тетрәве булмаган.
      Безнең Каһраманмараштагы фатирыбыз 7 катлы йортның икенче катында булып, анда әнием белән сеңлем яшиләр иде. Сеңлем Мәһтап тулай тораклы мәктәптә укыта. Яңа килгән мөдир 5 февраль – якшәмбе көнне аңа төнлә дежур торырга кушып язган. Югыйсә, җыелышта дүшәмбе көнне мәктәптә дәресләре булмаган укытучыларга ял көнендә бу өстәмә эшне билгеләмәскә дигән карар кабул иткән булганнар. Ә сеңлемнең дүшәмбе көн дәресләре юк икән. Әнием үзе дә бу хәлгә аптыраган, яңа мөдиргә хәтта бераз ачуы да килгән. Сеңлем ватсаптан мөдиргә ял көне эшләргә теләмәвен белдереп язган, әмма яңа хуҗа белән беренче көннән үк низагка кермим әле дип, язганын бетереп ташлаган...
      Әнием мәрхүмә төшләре рас килә торган, төш юрый белүче зат иде. Бездә “төшкә яту” дигән нәрсә бар. Кеше ниндидер бер эш кылырга ниятләгәндә бу эшнең, хәерлеме-юкмы икәнен белер өчен ышанычлы кешесеннән төшкә ятуын үтенә. Динебездә бу гамәл “истихәрәгә яту” дип тә атала. Хуш. Әнием җир тетрәвенә атна-ун көн кала хикмәтле бер төш күргән (мин бу хакта былтыр гына, игезәк сыңарым язып җибәргәч кенә белдем). Ул төшне ишеткәч, күңелләрем тулып китте. Әниемнең әнисе Зәкия әбием әниемнән биш ай элгәре 93 яшендә вафат булган иде. Урыны җәннәттә булсын. Әнием төшендә мәрхүмә әнисен күргән. Әби мәрхүм: “Минем хәлем әйбәт. Без монда Фатиһ җибәргәннәр белән ризыкланабыз”,− дип әйткән дә, аннары: “Ник монда йөрисең? Әйдә, булды инде, бар, өеңә күченеп кит син!”– дип өстәгән. Игезәк сыңарым әйтә: “Әни төшнең беренче өлешен аңлады. “Икенче өлешенең мәгънәсе ни икән? Бүтән җиргә күченүемне сорады микән әллә?” дип уйлады”, – ди.
      Җир тетрәве булган 6 февраль, дүшәмбе иртәсеннән алып, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомгага кадәр үткән вакыт – тормышымдагы иң авыр, иң хәсрәтле, иң кайгылы мизгелләр, минутлар, сәгатьләр, көннәр, төннәр булгандыр... Ничек кенә авыр булмасын, ул хис-кичереш­ләремне, күз яшьләремне сәгате-минуты белән видеокамерага яздырып бардым. Инде ике елдан артык вакыт үтеп китсә дә, аларны карарга йөрәгем җитми. Гомер буе шушы халәт дәвам итәр шикелле...
     Әйткәнемчә, безнең фатир 7 катлы йортның икенче катында иде. Көннәр буе Ходайга ялварып, җимерек астыннан әниемнең ярдәм сораган тавышын ишетсәк иде, дип көтәбез. Хәләлем Гөлшат, әниемнең сурәтен күкрәгенә кысып, өмет белән, күз яшьләре белән ялына... Балаларым да, “бабаә­ннә­ләренең” исән-сау котылуын теләп, Аллаһка ялвара. Без генәме, туганнарым, төрек дусларым, татар дусларым, дөньяның төрле почмакларыннан таныш-белешләрем өмет белән Ходайга ялваралар һәм миннән сөенечле хәбәр көтеп торалар. Берзаман энекәшем шатланып шалтыратты: “Абый! Абый! Әниебез исән! Әниебез исән! Тавышын ишеттем! Тавышыннан танып алдым! “Әнием, синме бу?!” – дип сорадым. “Әйе, мин, улым, мин!..” – дип җавап бирде. Хәзер коткарабыз аны!” – дип, телефонны куйды. Сөенечемнең иге-чиге булмады! Миннән зарыгып хәбәр көткән барлык дусларыма бу куанычны ватсаптан яшен тизлегендә тараттым. Һәммәсе дә ничек сөенделәр!.. Күпмедер вакыттан соң энекәшем: “Их, абыем, ул апа әниебез булып чыкмады шу-у-л... Без аны коткардык коткаруын, исән-сау ул. Ә ул апа үзен коткарсыннар өчен генә: “Әйе, улым, мин!” – дип әйткән икән...” – дип хәбәр салды.
      8 февраль – улыбыз Ихсанның туган көнендә – 23 сәгать 58 минутта ватсапка энекәшемнән: “Абый! Әниемнең җансыз гәүдәсен таптык... Ходай сабырлык бирсен безгә, әниебезнең урыны җәннәттә булсын!” дигән хәбәр килде...
     Бичара әнием түшәгендә юрганын ябынып яткан килеш табылган... Бер аягы сынган. “Әниегез җир тетрәве булган минутларда җан биргән”, дип әйткән табиб туганыбыз.
Бу хәбәр Казанда да, шул исәптән кызым Равза өч ел укыган кызлар лицеенда да таралган. “Шүкран Кутлу җир тетрәвендә һәлак булган, дигән хәбәрне ишеткәч, үз алдыма: “Тукта әле, Равза апамның Шүкран исемле курчагы бар иде, бу кеше Равза апамның әбисе булырга тиеш!”, дип уйлап куйдым”, – дип сөйләде каене­ш­е­м­нең лицейда укучы кызы Әминә.
Әйе шул, мин Равзабызның курчакларына читтән исем эзләп тормадым. Тәрбия булсын, дип, әниемнең, апамның, әбиемнең, татар ягыннан әбиләренең исемнәрен куштым.

“Сандугачлар өзеп сайрый
Иртә аяз таңнарда.
Авыр чакта бигрәк кирәк
Бер-береңне аңларга...”

     Гаилә дустыбыз, язучы Айгөл ханым Әхмәтгалиева, рәхмәт төшкере, Чаллыдан ук хәлебезне белергә килеп җитте. Бер риваять сөйләде ул. Якын кешең үлгәч, йөрәккә 40 энә кадала, ди. Көн дә аның берсе төшә дә, кырыгынчы энә кырыгынчы көнне төшмичә, гомер буе йөрәкне чәнчеп торыр, ди. Хактан да шулай икән...
     Кайгымны үз кайгысы кебек кабул итүчеләрнең берсе шагыйрь, язучы Ркаил абый Зәйдулла булды. Аның без­нең шәһәрдә булганы, фатирыбызда әниемнең тәмле ашларын ашаганы бар иде. Ул миңа “Хәрабәләр өстендә” дип аталган шигырен юллагач, үксеп елап җибәрдем...

 Хәрабәләр өстендә
Каһраманмараш тумасы дустым Фатиһ Кутлуга.

Дустым Кутлу,
Ничек анда хәлләр?
Нинди хәбәр килә Мараштан?
Ышык эзләп чумганмы ул җиргә,
Әллә инде күккәме ашкан?


Исеңдәме, тораташтай калып,
Без ишеттек яман хәлләрне:
Җирне үпкән афәт.
Шәһәр өсләп
Узган ахырзаман шәүләсе.

Комнан ишкән баулар
тау булыр бер!
Туган йортың булыр хәрабә.
Син еларсың: “Әни кайда, әни?!”
Аһ-зар йөрер ике арада.

Һәр кайгыны
уртаклашып булмый...

Күреп бары үзәк өзелә.
Күңел үзе тоташ бер хәрабә.
Әни, дисең, әни...
Эзлиләр...
Таш астыннан
тавыш ишеткәннәр...
“Әни тавышы, – дисең, –
Таныдым!”
Олы югалтулар кагылды да,
Без табылдык.
Син дә табылдың.

Фәрештәме, кошмы,
бер сабыймы
Безнең хәрабәләр өстендә?
Күз яшендә Өмет канат җилпи,
Үзе хәлсез, үзе кечкенә.

      ...Әтием артыннан әнием дә китеп баргач, бер хакыйкать ачылды миңа – туган җиремне сагынуым чынлыкта ата-анамны сагынуым булган икән. Кешене туган җире белән бәйләүче иң көчле җеп – ата-анасы икән! Әти-әнисе белән баласы арасында йөргән ялкынлы сагыну хисләре икән алар. Ата-ана киткәч, ул ялкын бетә, ул ут сүнә икән... Сагыну газаплары да бетә икән. Туган туфрагыңа ашкынып кайту теләге дә юкка чыга икән... Ә әти-әнине сагыну хисе, киресенчә, көчәя генә бара икән. Бары хатирәләр белән мавыга, юана башлыйсың икән...
     Бу авыр хәл башымнан үткәнче мәрхүм ата-анасының сурәтен ясатып, бүлмәсенә элеп куючыларны бик үк аңлап бетерми идем. Ә чынлыкта моны күңел тели икән. Мин үзем дә, газизләремнең сурәтләрен ясатып, бүлмәбезгә элеп куймыйча булдыра алмадым... Аларның берсе – җир тетрәве вакытында, Ходайга ялварып, Гөлшатым әниемнең сурәтен күкрәгенә кыскан мизгел. Мин аларга көн дә карап юанам, күңелемә күпмедер тынгылык табам, әткәм-әнкәмнең рухына догалар кылам...
      Күңел юанычым шул булды – әти-әнием белән ватсаптан видео аша элемтәгә кергән вакытларда, бер кулыма камера алып, сөйләшкән мизгелләрне яздырып барырга тырыша идем. Төркиядә вакытта да видеокамераны бер дә үземнән калдырмадым. Бик нык сагынган минутларымда мин шул язмаларны карыйм, әнием белән, әтием белән сөй­ләш­кәндәй булам. Шул чагында күңелемә никадәр рәхәтлек, җиңеллек иңә, белсәгез икән... Ярый әле үз вакытында гаилә альбомындагы фотоларны электрон вариантка күчереп калганмын дип сөенәм. Чөнки ул альбом, фотолар – һәммәсе дә җимерекләр астында калып юкка чыкты...
      Хәрабәләр астыннан табылган ярты капчык әстерхан чикләвеге бернәрсә эшләмәгән. Бу әнием мәрхүмәнең миңа җибәрергә дип әзерләп куйган күчтәнәче булган икән... Соңгы күчтәнәче... Ә сеңлемнең бирнәләре икенче бер урында тора иде. Бернәрсәсез торып калгач, шул бирнәләрен кулланырга туры килгән аңа. Сеңлем бүлмәдә бер ят букча күрә. Аның өстенә әнием кулы белән “Равзаның бирнәсе” дип язып куелган. Бу хакта хәтта сеңлем дә белмәгән. Әнием оныгына – кызыбыз Равзага бирнә җыя башлаган булган... И әнием, дөньяның ерак бер читендә яшәүче газиз оныгыңны уйлап, аңа бирнә сандыгы тутыра башлагансың икән... Рав­забыз бирнәне кулына алгач: “Бабаәннәмнең (дәү әниемнең) миңа соңгы бүләге”, – дип, үкси-үкси елады, бахыркаем.
      Газиз әниемнең мәете табылган мизгелдә тагын бер бик гыйбрәтле хәл булган... Сеңлем сөйли: “Әнием, күршеләр булсынмы, туганнармы–мәет чыккан йортка берәр төрле ризык җибәрми калмый иде. Моны үзенең изге вазыйфасы дип саный иде. Әни күбрәк лаһмаҗун (төрек пиццасы, таш мичтә әзерләнә) пешертеп җибәрә торган иде. Ни гаҗәп, әниебезнең мәете табылып, бер-ике минут та үтмәде, төнге сәгать уникеләрдә безгә кайнар лаһмаҗун китерделәр... Һәлакәт булганның беренче көненнән үк инде ничә көн шәһәрдә төнлә генә түгел, көндез дә бер кибет тә эшләми. Болар лаһмаҗунны күрше Газиантәп шәһәреннән алып килгән икән. Аллаһы Тәгаләм әниебезнең гомер буе кылган изгелеген бер мизгелдә үзенә кире кайтарды”, – дип, күз яшьләре белән сөйләгән иде.
      ...Шәһәр читендәге яңа зиратка көн дә меңләгән мәетне кая ничек туры килә – шунда җирләп баралар... Шәһәр уртасындагы иске зиратта бөтенләй урын юк. Шулай да әниемнең туганнары бабам янына, берзаман кирәге чыгар дип сатып алынган урынга, биш ай элек җирләнгән әнисенең аяк очына, 67 яшен яңа гына тутырган әнием­не 9 февральдә җир куенына иңде­р­гәннәр...
      Шушы коточкыч фаҗигадән соң әтиемнең бертуган абыйсының кызы Зүбәйдә, җир тетрәвеннән соң берничә ай үткәч, әниемне төшендә күргән. “Фатиһ абый, мин җиңгәмне бик ярата идем. Аны төшемдә бик күрәсем килә иде. Раббым, җиңгәмне төшемдә күрсәтсәң иде, дип, чын күңелемнән ялварып сорадым. Теләкләрем кабул булды, Аллаһка шөкер. Төшемдә Шүкран җиңгәм ап-ак күлмәктән, ак яулыктан, төс-кыяфәте бик күркәм, сөйләшүе төзек иде. Ул миңа шул сүзләрне әйтте: “Минем исән килеш табылуымны теләп, бик күпләр Ходайдан ялварып сораганга күрә мине монда бик әйбәт каршы алдылар. Кызыл ширбәт эчтем, урыным монда бик яхшы”. Бу төш безгә бик зур юаныч, яралы йөрәкләребезгә дәва булды. Димәк, өч көн буена кылган теләк-догаларыбызның берсе дә бушка китмәгән...
      Өч көн буе әнием өчен бик нык кайгырып, теләп торучыларның берсе – үзе дә шул елның азагында мәңгелеккә күчкән изге күңелле, тәкъва, ихлас ак әби Әнвәр кызы Гөлфия апабыз булды. Ул изге шәһәр Мәдинәдә вакытта төш күргән. Төше үзенә дә бик нык тәэсир иткән. Гөлфия апа сөйли: “Шундый халәтне мин фәкать сөекле Пәйгамбәребезне төштә күргәндә генә кичергән идем.Төшемдә миңа әкияттәгедәй матур, искиткеч бер урын күрсәттеләр. Мин, ул манзарага, гүзәллеккә сокланып, хәйран калып, үзалдыма: “Бу кем урыны икән?” – дип уйладым. Шул мизгелдә: “Бу – Шүкран урыны”, – дигән тавыш ишеттем. Башта аңламый торам. Ул тавыш: “Бу – Шүкран урыны! Шүкран урыны!” – дип ике мәртәбә кабатлагач, кылт итеп исемә төште һәм, дулкынланып: “Бу бит Фатиһ бәйнең әнисе! Фатиһ бәйнең әнисе!” – дидем”.
      Гөлфия апаның бу хәбәрен ишеткәч, күңелем тулды, рухыма рәхәтлек иңде. Әниебезнең хәле хакында хәбәрләр ишеттереп, безне Раббыбыз тынычландыра, юата иде. Сең­лем әниемне төшендә бик еш күрә, юана, юксынуы басылгандай була икән. Ир баланың күңеле – далададыр, кыз баланың күңеле һәрчак анада­дыр... Шуңа күрә бездә: “Кызым – үлгәнче кызым, улым – өйләнгәнче улым”, – дип әйткәннәрдер дә инде. Мин – әниемнең читтә, далада яшәүче бердәнбер баласы…
      Төркиядә май аеның икенче якшәмбесе – Аналар көне. 2004 елда ул 9 майга туры килгән... Көндә­легемә 2004 елның 14 маенда шундый юллар язып куйганмын:
      “Ничә көн инде Марашка – өебезгә шалтыратып торам. Әниемә Аналар көнендә шалтырата алмаганга тынычлыгым бетте. Өй телефонын күпме генә җыйсам да, төрепкәне алучы юк. Төркиядә нәшер ителүче балалар журналының соңгы санында басылып чыккан “Әнкәй” дигән шигырьне Казандагы төрек балаларына укыганда күңелем тулып, шул шигырьне әниемә дә укып ирештерәсем бик нык килә иде.
      Бүген өйгә җиденче яртыларда гына кайттым. Арыганмын, ярты сәгать үткәч, черем итеп кенә алырга дип яткан идем, төш күрдем. Төшемдә ишеккә кыңгырауга басалар. Ишекне ачсам, ни күрим – әнием ап-ак яулыктан каршымда басып тора. Шатлыгым эчемә сыймый! Чит ил паспорты ясатып килгән икән туган шәһәребез Мараштан. “Рәхим ит, әнием, әйдә, түргә уз! Әни, бер дә әйтмәдең бит киләсеңне, ничек килеп җиттең монда хәтле?” – дим, шаккатып. “Әйттем бит, улым, әйт­тем”, – ди. Гүя, кайбер сүзләре белән моңа ым-ишарә ясаган булган икән. Уянганнан соң күпмедер вакыт үткәч, күргән шушы төшем искә төшү белән дулкынланып, кабат телефонга үрелгәндә сәгать сигез тулып егерме минут киткән иде. ­Аллаһка шөкер, ничә көннән соң, ниһаять, бу юлы төрепкәне алдылар – ә­нием икән! Бая гына күргән тө­шемне сөйләп биргәч, әниемнең күңеле тулып: “Бик нык сагындым сине, улым, бик нык!..” – диде. “Әнк­әем! Аналар көнендә котлап шалтырата алмаганлыктан, күңел­емә бик авыр булды. Сиңа “Әнкәй” дигән шигырьне шундый укыйсым килә. Моны миннән бәйрәм бүләге итеп кабул кылсаңчы”, – дидем һәм, хисләнеп, шигырьне укып та чыктым:
Синең янда тойган мәхәббәтне,
Синең янда тапкан
тынычлыкны,
Синең күзләрдәге куанычны
Бернигә дә
алмаштырмам, әнкәй!
Күк йөзедәй чиксез шәфкатеңне,
Мәрхәмәтле кайнар кочагыңны,
Сабыйларың хакта уйларыңны
Бернигә дә
алмаштырмам, әнкәй!

Күз йоммыйча үткән төннәрең
өчен,
Бәлки, ялгыш сине рәнҗеткәнем
өчен,
Үзеңнән өзеп, туендырган,
киендергән өчен
Мине риза-бәхил итәрсеңме,
әнкәй?!
(Төрекчәдән шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтша тәрҗемәсе. Авторы табылмады.)
      Әниемнең күңеле тулды, күз яшьләре акты, изге теләкләр теләде һәм, кабатлап: “Бик сагындым, улым, бик нык сагындым сине!” – диде”.
      Әнием-бәгърем! Балаңның хәзер сине ничек сагынганын белсәң иде... “И Раббым, әниемне төшләремдә күрсәтсәң иде... Сагыну утында янган йөрәгемнең ялкыны сүрелсә иде!” – дип, ничек ялварып сораганымны белсәң иде...
      Мәрхәмәте чиксез Раббым Фатиһ бәндәсенең шушы теләкләрен кабул итте, аны морадына ирештерде. Әнием, сине төшемдә күрдем бит!.. Чын кебек иде ул төш! Мараштагы өебез... ишек ачык... Бүлмәдә ут янмый, ә тышта эңгер-меңгер... Сеңлем белән икәү утырасыз... Мин сине кочаклап, битләреңнән үбә башлыйм. Сагынуым шулхәтле көчле ки, бертуктамыйча туйганчы үбәм дә үбәм, үбәм дә үбәм... Ә син елмаясың... “Әйдә, әнием, син дә мине үп”, дим. Син дә мине битләремнән үбәсең... Мин сине тагын үбәм, тагын, тагын үбәм... Уянып киткәч, күңелемне шул­к­адәр рәхәтлек, хозурлык биләп алды, белсәң иде, әнием!.. Сине чын тормыштагыча күргәндәй булдым, сагынуым бермә-бер басылды. Ничә көн буе шул татлы хисләрдән хушланып йөрдем...
      Әнием, җаныем-бәгърем! Бәхил­ле­гең­не алырга өлгермәдем бит... Риза-бәхилсеңме миннән, ән­кәем? Бәхиллегеңне калдырдыңмы, әнкәем?!.

Фатиһ КУТЛУ.
Май-июнь, 2025 ел, Казан.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас