"Без абый белән башка гаиләдә үстек. Апам гаиләсендә - әтиемнең бертуган апасында, - ди ул. - Әни үлеп, әтине төрмәгә утырткач, нәкъ менә ул безне балалар йортына җибәрмәсеннәр өчен барысын да эшләде. Опекунлык рәсмиләштерде һәм безне үз янына алды.
Аның инде ике баласы бар иде. Акча юк. Гади тормыш, анда болай да кыенлыклар җитәрлек иде.
Ләкин ул барыбер тагын ике малайны үз янына алды.
Үскән саен мин аның нәрсә эшләве турында гына түгел, ә ни өчен шулай эшләве турында да ешрак уйлыйм.
Мөгаен, бу геройлык омтылышы булмагандыр.
Бу гаилә алдында, әниемнең истәлеге алдында, үзе алдында бурычлы булу тойгысы булгандыр. Яшүсмер чагында ук мин аның яшь чагында бала тапканда ике баласын югалтканын белдем.
Аның булмышында мәхәббәт турында яңгыравакылы сүзләр юк иде.
Ул документларны рәсмиләштерде, әйберләребезне җыйды, үз йортына алып килде, безгә урын-җир әзерләде, тәлинкәләрне өстәлгә куйды - һәм тормыш алга китте.
Апа мәктәптә җыештыручы булып эшләде, абый - колхозда шофер. 2003 елда ул вафат булды, һәм без-дүрт егет — бер хатын-кыз җилкәсендә калдык.
Мин аның төннәрен елаганын күп тапкырлар ишеттем. Мин аңлый идем, аңа барысын да берүзе генә башкарып чыгу җиңел түгел. Ләкин иртә белән ул, күз яшьләрен сөртеп, бернәрсә дә булмаган кебек, юлын дәвам итте. Зарланмыйча. Кычкырып сүз әйтмичә.
Ләкин без мәхәббәттән мәхрүм булмадык. Ул безне беркайчан да үзенекеләргә һәм читләргә бүлмәде. Барысы да тигез булды — игътибар, ашату, кайгырту.
Балачактан ук безне хезмәткә, чисталыкка һәм мөстәкыйльлеккә өйрәтте.
Мин хәтерлим, ул безне абый белән, икебезне дә берьюлы кулларында мунчага күтәреп алып бара иде — нәфис, ләкин гаҗәеп көчле хатын.
Мичтән ипи исе хәтеремдә, чөнки ул вакытта өйдә газ юк, утын ягалар иде.
Кечкенәдән без күп эшләдек. Элегрәк язганымча, акча бөтенләй җитми иде, әмма авылда гадәттә хуҗалык ярдәмендә яшиләр. Бездә ул бик зур иде. 7шәр сыер, 7 үгез, 2 ат, тавыклар, казлар... Бик зур бәрәңге бакчасы, аны атна буе казып чыгаралар.
6-7 яшьтән мин бәрәңге кыздыра, өйләрне җыештыра, идәннәрне юа, әйберләремне юа белә идем. Ул чагында мин дусларым белән урамда уйнап йөри алмавыма ачулана идем. Шул вакытта: "Болар барысы да миңа түгел, ә сезгә кирәк", дия иде. Еллар узгач, мин аның хаклы булуын аңладым.
Фото: социаль челтәрдән.