Русия Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Ирина Волк бер ирнең Уфа тулай торагында тоткарлануы турында белдерде. Элегрәк пычак тоткан ниндидер кеше Репин урамындагы тулай торакта йөри, анда медицина университетында белем алучы чит ил студентлары яши, дип хәбәр иттеләр.
Дүрт студент һәм полиция хезмәткәренең яралануы турындагы мәгълүматны рәсми рәвештә расладылар, аннары зыян күрүчеләр саны алтыга кадәр артты, шул исәптән бер бала булып чыкты.
Балигъ булмаган үсмерне - 17нче, өч өлкәнне -10нчы, тагын икесен 18нче дәваханәгә алып киткәннәр. Зыян күрүчеләрнең хәле авыр һәм уртача авырлыкта.
Кулга алганда җинаятьче үз-үзен үтерергә омтылган. Кайбер мәгълүматлар буенча ул реанимациядә.
Һәлакәт урынына Орджоникидзе районы прокуроры урынбасары Артур Тимерханов килгән, ул полиция гамәлләрен координацияләячәк, дип хәбәр иттеләр республика Прокуратурасында.
Шулай ук, кайбер мәгълүматлар буенча, БДМУ тулай торагында канкоешны 15 яшьлек үсмер оештырган
Кулга алынганда ул хезмәткәрләргә каршылык күрсәткән һәм үз-үзен пычак белән яралаган. Бу хакта Тикшерү комитеты хәбәр итә.
Һөҗүм нәтиҗәсендә ике полиция хезмәткәре зыян күргән.
Җинаять эше кузгатылды. Җинаятьнең мотивлары ачыклана.
***
Бинага бәреп кергән үсмер бер катны җимергән, петардалар яндырган һәм шартлаткан, шулай ук студентлар бикләнгән бүлмәләргә үтеп керергә тырышкан. Ул ут төртергә ниятләгән дип уйланыла.
Сакчы һөҗүм итүчене туктатырга тырышып караган, ләкин ботына һәм теш казнасына пычак җәрәхәтләре алган.
***
Тулай торакка һөҗүм ясаган үсмер анда яшәгән дип тә язалар.
***
Башкортстан хокук саклау органнарының беренчел мәгълүматларына караганда, Уфадагы тулай торакта пычак белән һөҗүм итүнең мотивы һөҗүм итүченең неонацист карашлары булырга мөмкин.
***
Уфа тулай торагындагы гадәттән тыш хәлдән соң медицина учреждениеләрендә 5 пациент кала. Аларга барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. Аларның һәркайсының хәле республика Башлыгы Радий Хәбировның шәхси контролендә.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан вакыйга урынына Республика клиник психотерапия үзәгенең ашыгыч ярдәм бригадасы килүе оештырылган. Табиб-психотерапевт һәм медицина психологы студентларга психологик ярдәм күрсәтәчәк.
***
Уфада университет тулай торагындагы һөҗүмдә Һиндстанның дүрт гражданы зыян күргән - алар җәрәхәтләр алган. Илчелеккә хәбәр ителде, диде Башкортстан медицина университеты ректоры.