-9 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
7 февраль , 17:30

Өч яшьлек баланы кыйнаганнар?

Башкортстанда балалар бакчасында кече тәрбиячене өч яшьлек баланы кыйнауда шикләнәләр.

Өч яшьлек баланы кыйнаганнар?
Өч яшьлек баланы кыйнаганнар?
Инцидент 4 февраль иртәсендә Күмертауның «Аленький цветочек» балалар бакчасында була. Өч яшьлек малайның әнисе тәрәзә аша кече тәрбияченең баланың битенә берничә тапкыр сукканын күрүен раслый. Аның сүзләренчә, улының борыныннан кан ага башлаган, шуннан соң хезмәткәр тупас рәвештә аны юынырга алып киткән.

Баланы әнисе янына истерикада, битендә кан һәм юеш кием белән алып чыкканнар. Балалар бакчасында булган хәлне аңлата алмаганнар — хезмәткәрләр берни күрмәвен белдергән.

Соңрак няня аңлатма язган. Әмма әнисе моны җитәрлек түгел дип саный һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеккә мөрәҗәгать итә. Баланы травмпунктта караганнар, аннары материалларны мөмкин булган кыйнауларны теркәү өчен суд-медицина экспертына тапшырганнар.

Хатын-кыз сүзләренчә, учреждение җитәкчелеге эчке чаралар һәм шелтә белән генә чикләнергә тәкъдим иткән, ләкин ул рәсми тикшерүне таләп итә.

Хәзер булган хәлнең шартлары ачыклана. Зыян күргән сабыйның әнисе балалар бакчаларының барлык төркемнәрендә видеокамералар урнаштыруны кирәк дип саный.
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас