Республика Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов хәбәр иткәнчә, кичә Белорет - Учалы — Миасс автоюлының 130нчы чакрымында "Lada Granta" һәм "Daewoo Matiz" автомобильләре бәрелешкән.
Бәрелешү нәтиҗәсендә «Дэу» пассажиры - ике яшьлек кыз вакыйга урынында үлгән. Аның белән бергә автомобильдә йөкле әнисе һәм тагын 9, 7 һәм 5 яшьлек өч баласы булган. Алар барысы да төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.
Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, йөкле хатынның һәм ике баланың хәле авыр, тагын бер бала – уртача авырлыкта. Учалыга ярдәм күрсәтү өчен санитария авиациясе белгечләре, шулай ук Белорет үзәк район хастаханәсеннән табиблар килгән.