-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 февраль , 11:00

"Йорт иясе борынымнан кысты"

"Борын соңыннан да авыртып торды".

"Йорт иясе борынымнан кысты"
"Йорт иясе борынымнан кысты"

"Бу төркемдә йорт иясе турындагы язмаларны күргәч үзем аның турында сезнең белән уртаклашырга булдым. Мин үзем шундый нәрсәләргә ышанмый идем, беркайчан да безнең белән дә мондый хәлләр булганлыгы турында сөйләрмен дип уйламаган идем.
Без ирем белән шәһәр читендәге йортка күчендек. Бездә әйберләр юкка чыккалады, тик моны йорт иясе эше дип уйламадык. Ул безне, дөресен генә әйткәндә, "борчый" башлагач, ышанырга туры килде. Берсендә ирем залда диванда йоклап ятканда кемдер диванга сикереп менүгә уянган.
Кинәт йокыдан айнып китеп, кемнеңдер диван артына балалар йөгергән аяк тавышы белән кереп киткәнен ишеткән. Иремә ышанмадым инде. Төшеңә кергәндер дидем.
Шуннан соң минем белән шундый хәл булды. Йоклап ятканда борынымнан каты итеп тотып алдылар. Бик нык сулый алмыйча уянып киттем. Иртәнге сәгать дүртләр иде, торып утырдым, борын чыннан да авырта. Кухняда тавыш ишеттем, нәрсәдер йөри кебек. Кухняга тикшерергә барган идем, котелдан су ага. Тиз генә иремне уятып, суны ябып, котелны сүндердек. Ничек замыкание китеп, ут чыкмаган. Менә шулай йорт хуҗасы саклап калды".

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас