ГАИ мәгълүматлары буенча, бүген иртән Чишмә — Кыргыз-Миякә автоюлының 62нче чакрымында «ВАЗ-2110» белән «Форд Транзит» автобусы бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе һәм пассажиры көчле бәрелүдән шул урында үлгән. Автобуста пассажирлар булмавы билгеле. Машина йөртүче зыян күрмәгән.
Полиция хезмәткәрләренең фаҗиганең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклау буенча эшен координацияләү өчен юл-транспорт һәлакәте урынына республиканың ГАИ башлыгы урынбасары полиция полковнигы Олег Дмитриев чыккан.