+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
13 февраль , 06:07

"Параллель дөнья бар ул!"

Ә сез моңа ышанасызмы?

"Параллель дөнья бар ул!""Параллель дөнья бар ул!"
"Параллель дөнья бар ул!"

"Йорт иясе" дип яза башласалар, шунда ук "җен" дип язарга тотыналар. Ә сезнең уйлап караганыгыз бармы параллель дөнья турында? Менә без бастырылабыз. "Сонный паралич" дип язалар инде аны кайберәүләр. Уйлап чыгардылар шул сүзне, кешене тынычландырыр өчен. Ә сез уйлап карагыз әле, сез бастырылганда сезгә күренгән ниндидер затларга кагыла аласызмы? Юк шул. Алар безне парализовать итәләр. Һәм без бернишли алмыйбыз. Без алар белән бәйләнешкә керә алмыйбыз булып чыга.

Бу дөньяда без генә яшәмибез. Без аны күрмибез генә. Менә кайчак кулдан әйберне бәреп төшергән кебек була. Яки кулга тоткан чәй белән чынаяк түгелеп китә, кемдер төртеп җибәргән кебек, әйеме? Безнең арада параллель дөньяда яшәүче затлар эше ул дип уйлап караганыгыз бармы? Менә сез басып торасыз бер урында, ә сезнең янда тагын кемнәрдер бар. Без аларны күрмибез. Китап бите ачкан кебек. Бер ягында - бер тормыш, икенче ягында икенче тормыш. Никадәр кешеләр юкка чыга. Таба алмыйлар. Һәм ничәдер елдан соң кайберләре берни булмагандай кайтып керә. Ләкин алар хәтерләми берни дә. Хәтерне чистартып кайтаралар. Чөнки ул турыда без белсәк, чәчләр агарыр иде, мөгаен. Менә өченче көн, мин төнге эштә булганда, иптәшем бастырылган. Күрәм, ди, каршыга килеп басты озын буйлы карадан киенгән кеше, йөзе ап-ак, чәче ап-ак ди. Тоже бернишли алмадым, ди. Парализовать итте мине, ди. Менә шулай алар үзләрен безгә күрсәтәләр. Без белсен өчен эшлиләр алар аны. Ләкин без алар белән элемтәгә керә алмыйбыз, аларга кагыла алмыйбыз".

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас