Клуб мөдире мине әле генә җитмештән узган әби белән бабай һәм оныклары яшәгән, тыштан бик матур, төзек йортка алып килде. Хуҗалар кунакчыл, ачык каршылады. Таныштык һәм шунда ук чәй эчәргә утырдык.
– Гомерем буе руль артында командировкада йөрдем, беләм мин юл газапларын, рәхәтләнеп чәй эчәргә юлда ашханәләр дә булмады. Бүре кебек һәрвакыт ашарга эзләп газапландык. Әйдә, туган, үткән заманнарга үч итеп, каты чәйне баллап эчик! – диде хуҗа.
– Ә без авылда һәрвакыт һинд чәе юклыгыннан интектек. Кибеттә сатучы Мәрьям башта – итәк астыннан гына туганнарына, алардан калганын, чери башлаган селедкага кушып, без мескеннәргә сатты...
– Юнир, чәйне күп эчмәгез, аның белән тамак туймый. Корсагыңда урын калсын, тиздән аш өлгертәм. Итне күп салдым. Ир кешеләргә итне күп ашарга кирәк. Минем бабаем яшь чагыннан малны күп асрады. Балаларыбыз да ит яратып үсте. Әнә, оныкларга сөякле ит тоттырмасаң, йөзләре бозыла, – дип сүзгә кушылды хуҗабикә.
Мин хужаларны артык мәшәкатьләүдән бераз тартынып та куйдым. Ләкин хуҗа, бу хәлне сизеп: “Юнир, үзегездә кебек булыгыз, оялмагыз, уңайсызланмагыз. Без, пенсионерлар булсак та, җитеш яшибез. Кызларыбыз да уңган, киявебез дә яхшы, мал-туарларны үстереп, үрчетеп, акчага йөздерәләр генә, – диде.
Хуҗаның “кыз” сүзен – күплектә, “кияү” сүзен берлектә әйтүенә игътибар итсәм дә, аның сәбәбен ачыкларга уңайсызландым. Шулай да кызыксынуым сүрелмәде, уңайлы момент туры килгәндә ачыклармын әле, дип хәтергә салып куйдым. Зур бүлмәгә чыгып утыргач, ирексездән, стенада эленеп торган өч кыз фотосына игътибар иттем һәм аларның чибәрлекләренә шаккаттым. Шулай карап торуыма бабай да игътибар итми калмады.
– Минем өч кызым алар, яшь аралары икешәр ел гына. Балаларны күбрәк үстерергә тырыштык. Алардан алда ике улым бар, – диде дә, нигәдер борчылган, уңайсызланган кеше кебек, тирән тын алып куйды.
– Кызларыгыз бик чибәр, йөз-кыяфәтләре сәнгать өчен генә бирелгән, нигә әртислеккә укырга бармадылар? – дип сорадым.
– Шулайдыр да бит, тик сәнгатьтә булсалар, әртисләрнең башларын бутап, әйләндереп, гаиләләрен бозып бетерерләр иде. Алар аркасында оятка калып, йөрәкләребезнең януын сөйләп бетергесез, – дип, әби күз яшьләрен сөртеп куйды.
– Малай булып тусалар, мең тапкыр рәхәт булыр иде, – дип, бабай урыныннан торды да, борчылуы йөзенә чыгып, бүлмә буйлап йөри башлады. Аларны бик үк аңламагач, сорау бирми калмадым:
– Әле, кызларыбыз уңган, киявебез яхшы, дип әйткән идегез, әллә яшьләр җиңел юлга бастымы?
– Безнең кызларның холкына бөтен район гаҗәпләнеп, дошман күргәннәре бот чабып көлде. Бу хәлләрне барыбер берәрсеннән ишетерсез, кешедән ишеткәнче, үзебез сөйлик. Өч кызым да бер ир белән яши, әстәгафирулла тәүбә! – дип, әби кызларының фотосы ягына кул селтәп куйды.
Мондый хәлне үз гомеремдә беренче тапкыр ишеткәч, аның ничек шулай килеп чыгуы турында сорарга да кыймадым. Ләкин сүзне бабай үзе дәвам итте:
– Зур кызым Себердә эшләп йөргән күрше авыл егетенә кияүгә чыкты. Акча табу ягыннан киявебезгә сүз тидереп булмый. Бик булдыклы кеше. Гаилә корып, күңелле генә яши башладылар. Тормышлары матур барганга шатланып яшәгәндә икенче кызны киявебез эшкә урнаштырырга үзе белән Себергә алып китте. Ул аш пешерүче, кондитер һөнәренә укыган иде. Әйе, эшкә урнаштырган. Рәхмәт. Ләкин бер елдан ул кызыбыз бала күтәреп кайтты, үзе беркемгә дә кияүгә чыкмаган. Җизнәсеннән авырга калган. Олысы монда ирен көтә, ә ул анда балдызы белән дөнья корган. Без капчыкта ятмый ул. Зур кызым бу хәлләрнең барысын да белгәч, сеңлесенә барып, бөтен савыт-сабасын, мебельләрен ватып кайткан.
Ә төпчек кызым институт тәмамлап, диплом алгач, аны котларга барлык балаларым авылга җыелган иде. Күңелле табын артында утырганда олы кызым: “Я, уйнашчы, нәрсә кыланганнарыңның барысын да әнигә дөрес итеп сөйләп бир!” – диде уртанчы кызыбызга.
Ә ул: “Авызыңны үлчәп ач, апа!” – диде дә банкадагы сөтне апасының битенә сипте. Араларына кереп тә өлгермәдек, олы кызым тегесенең маңгаена чүмеч белән сукты. Китте сугыш, ызгыш! Аерып алып кына булмый! Уртанчы кызымның гәүдәсе дә дәү, авырлыгы да җитәрлек. Апасының чәченнән сөйрәп, ишегалдына чыгарды да яңгырдан калган җирдәге пычрак суга йөзтүбән каплады, аннары күлмәген ертып, өзгәләп, ярымшәрә калдырды. Мендәрләрне сүтеп, йонын юып, йорт алдындагы такталарга киптерергә тезеп куйган идек. Зур кызым ялгыш шулар өстенә егылган, тәнендәге җир пычрагына йоннар ябышып, шүрәле кебек булды да куйды! Шушындый хәлгә калса да, тегесе һаман туктамый – себерке белән тукмый. Бичараны урамда да куып йөртте, хәтта авыл очына ук барып җиткәннәр. Бу хәлдән соң гарьлегебездән ай буена урамда халык күзенә күренә алмадык.
– Зур кызыгыз иреннән аерылгандыр инде?
– Юк. Аерылышырга кияү риза булмады. Златоусттагы ит кибетен, дүрт бүлмәле фатирын аңа бирде. Сатудан килгән акчаларның барысына да кызым ия. Кулына акча эләккән иде, кызымның холкы мәче баласыныкы кебек булды да куйды!
– Киявегез зур кызыгызны ятим калдырмаган бит.
– Шулай. Кияүнең акчасы җитәрлек. Аның Себердә, дөрес булса, нефть качалкалары да бар икән, дип сөйлиләр.
– Киявегез хәзер ничә бала атасы булды?
– Ике кызымнан да икешәр баласы бар иде, хәзер бишәү булдылар. Кай арада өлгергәндер инде, Чиләбедә яшәүче төпчек кызымның да күңелен яулап, ике яшьлек уллары бар. Киявебез аңа да ит кибете ачып бирде...
– Дәәә, акчаң күп булса, матур кызларның күңелен арбау берни тормый шул, – дигән булдым.
– Шулай. Без генә ярлы яшәп, дөнья матурлыгын күрмәдек...
– Кызларыгызның башын ничек әйләндерүе турында киявегездән сораганыгыз булдымы соң?
– Булды. “Берсен дә беркемгә дә бирмим, ятим итмим. Тик мин башлаган эшләрне миннән дә уздырып дәвам итсеннәр, ирем бар, дип, әзергә бәзер булып яшәмәсеннәр”, – диде дә куйды.
– Тагын да хуҗалыклары бармыни?
– Төпчек кызым биш баш “Лимузин” сыер сатып алды да үзебезнең абзарда кече фермер хуҗалыгы оештырды. Ике күршене эшкә кабул итте. Алар сыер сава, ә үгез бозауларны бер тоннага җиткергәнче симертеп саталар. Мөҗәвир авылдаш аларга печән, силос хәзерләп бирде. Җирләр чәчелмәгәч, печән бик күп хәзер. Әле өч кызым да, элекке колхоздан калган дүрт сыер абзарын алып, шунда зур ферма оештырды. Хәмзәне ферма мөдире итеп эшкә алдылар. Савучы булып эшләргә теләүче авыл хатыннары чакырганны түземсезлек белән көтеп кенә йөри.
– Бу эшне җайга салуда киявегезнең кулы сизеләдер бит?
– Әлбәттә! Кызларны каты тота. “Тапкан акчаларны теге дөньяда кабул итмиләр. Авылда ферма оештырыгыз”, – дип, генерал кебек боерык биргән. Кияү үзебезнең күрше авыллардан ит җыя. Ит алучы булгач, халыкка җан керде, дәртләнеп мал-туар, кош-корт үрчетәләр. Былтыр көз кияү бер казны мең сумнан җыеп, Воркутага алып барып сатты. Хәзер бу эшен системага салып, безнең якка көндәшләрен кертми. Заманча хезмәт кешеләре шулай була икән ул, Юнир кордаш!
– Киявегезне бер-берсеннән ничек итеп тартып алулары турында кызларыгыздан сораганыгыз булдымы?
– Бер тапкыр сорап караган идем, елмаеп кына куйдылар. Яшьләр арасына кысылып булмый. Безнең киңәшне санга да сукмыйлар. Карчык сөйләшкән. Шуннан төпчек кызым: “Әни, акчалы, бай ирләр чит хатыннарга йөрмичә, сөяркәсе булмыйча калмый. Бу – “самец”ларның инстинкт законы. Җизнинең тапкан акчалары чит хатыннар кулына китмәсен, үзебезгә калсын өчен аны тиз генә үземә каратып, ияләштереп алдым. Эләктереп алуны очраклы түгел, ә аңлы рәвештә эшләдем. Апамнарга бу хакта әйткәч: “Хәзерге заманда булдыклы ирләргә, бәлки, шундый мөнәсәбәт кирәктер”, – дип, риза булдылар. Кыскасы, әни, мәхәббәт ул туйга кадәр генә кирәк, аннан соң тормыш башлана”, – дигән.
– Кызларыгыз сезне оятка калдырган өчен гафу үтендеме соң?
– Андый сүз булмады. Әлеге вакытта эшләре уңышлы бара бит. Шулай да үткән еллардагы кылыклары безнең заман әхлагына туры килмәгәч, эчне “мәче” тырный.
– Киявегезнең зур кызыгыз белән мөнәсәбәте ничек?
– Имеш, тормышларында савыт-саба шалтырамаган кебек яшиләр. Тагын бер онык көтәбез...
– Зур кызыгызның сеңелләренә мөнәсәбәте ничек?
– Авылга кайтканда сеңелләренең балаларын яратып мунча кертә, бәләкәйләрен итәгенә утыртып иркәли, сөя. Көнләп тавыш куптарудан, дошманлашудан файда юклыгын аңлады инде. Көнләсә дә, көнләмәсә дә кияү үзенекен эшли, “Мин – ир” дигән позициясен бирми. Кыскасы, акча таба белгәч, хатыннары белән җиңел командалык итә, – дип, бабай сүзен тамамлады.
...Бу авылда концерт куеп, сәгать төнге бердә генә фатирга кайттым. Күрәм: ихатада иномарка тора. Тупсага аяк басуым булды, барлык йорт алды яктырып китте һәм өйдән миңа таныш булмаган ир килеп чыкты да:
– Әйдәгез, Юнир абый, рәхим итегез, мин бу йортның кияве булам. Эшләрем ашыгыч булса да, авылдагы концерт турында ишеткәч, туктамыйча китмәдем, концертыгызны карадым, – дип, үзе белән таныштырды да алачыкка чакырды. Анда самавыр гөжләп безне көтә. Әби белән бабай йокларга ятканнар.
Кияү сүзен дәвам итте:
— Эш, дип, көне-төне чабам. Әйдәгез, ирләрчә утырып, бер ял итеп алыйк әле, – диде дә өстәлгә коньяк чыгарып утыртты.
Беренче тост – танышу хөрмәтенә, икенчесе – исәнлеккә, өченчесе – дөньялар иминлегенә, дүртенчесе – балалар, бишенчесе хатыннарыбыз сәламәтлеге өчен булды. Калганы истә түгел...
Арытаба телләр чишелгәч, ул: “Юнир абый, беләсеңме, барлык районны шаулаткан кияү мин булам инде. Мөгаен, берәрсе сөйләми калмагандыр... Бизнес уңышлы бара кебек, коммерциядә чак кына читкә китсәң, төп башына утыртырга гына торалар. Шуңа балдызны икенчегә хатын итеп алдым да сәүдә бизнесын аңа тапшырдым. Ул үз гаиләсеннән үзе урламый бит инде. Башкаларына да эш йөкләттем. Менә, бер гаилә булгач, эшебез майлагандай бара. Беләсеңме, Юнир абый, өчесен дә тигез яратам!” – диде кияү, ихлас елмаеп.
Аның уңышлары, мәхәббәте өчен мин тост тәкъдим иттем. Җир йөзендә төрле сугышлар туып кына тора, аларда ирләр җанын бирә, үлемгә бара. Нәтиҗәдә, ирсез калган хатыннар күпме? Югарыда бәян ителгән, әкияткә тартым, матур тормышны корырга бернинди дә үлем таләп ителмәгән. Ә гадәти тормышта бер хатын да бервакытта да моңа риза булмас иде кебек. Гаҗәп, әлбәттә, ләкин дөнья бу!..
Юнир Салаватов.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102