13 ел элек әнием юл һәлакәтендә вафат булды. Ул көнне өйдә мин әби белән идем. Безнең тәрәзә төбенә матур төстәге кош килеп кунды. Андыйны беркайчан да күргәнебез юк иде. Әнине җирләгән көнне төнлә мин урамда ике хатын-кызның елаганын ишеткәндәй булып уяндым. (Сүз уңаеннан, әнием дусты белән һәлак булган иде һәм аларны бер көнне җирләделәр.) Тәрәзә янына барып карадым. Анда безнең өй каршында торган атынгычларның үзләреннән-үзләре тирбәлгәнен күрдем. Җил дә юк иде ул вакытта. Ә шул атынгыч янында ике мәче атынгычка карап кычкыра иде. Куркыныч булып китте. Аннары,
40 көне җиткәч, теге кош безгә тагын килде, һәм без аны бүтән күрмәдек. Күрәсең, әниемнең җаны хушлашырга килгән булгандыр...
Фото: bashinform.ru