+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Дөнья бу...
24 Февраля , 09:05

Аюның тешләре кесә телефонына туры килгән

Якшәмбе көнне Башкортстан тауларында аю һөҗүменә дучар булган турист җәрәхәтләр һәм тешләүләр белән котылган.

Аюның тешләре кесә телефонына туры килгәнАюның тешләре кесә телефонына туры килгән
Аюның тешләре кесә телефонына туры килгән
30 яшьлек ир-егеткә Инҗәрдәге дәваханәдә ярдәм күрсәткәннәр һәм өенә кайтарып җибәргәннәр. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин язган.

Сноубордчыны җитди җәрәхәтләрдән телефоны коткаркан. Ерткыч туристның аягына ябышырга тырышып караган, ләкин аны тешли алмаган, тешләре кесәсендәге телефонына туры килгән.

Бу хәл Белорет районындагы Кече Ямантау тавында була. Анда фрирайдерлар шуарга ярата: бу урында рәсми трассалар һәм курортлар юк.

Инциденттан соң Көньяк Урал тыюлыгында экомаршрутны яптылар.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас