+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Дөнья бу...
24 Февраля , 03:35

Сноубордчыга аю һөҗүм иткән

Менә йөрсәң йөр Белорет тауларында!

Сноубордчыга аю һөҗүм иткәнСноубордчыга аю һөҗүм иткән
Сноубордчыга аю һөҗүм иткән
Белорет районының Кече Ямантау тавында булган фиҗигәдә бер ир җәрәхәтләр алган, ләкин исән калган.

Инцидент Көньяк Урал тыюлыгы территориясендә булган. Һөҗүмнән соң экомаршрутны вакытлыча япканнар. Рәсми рәвештә сәбәп итеп катлаулы һава шартларын атаганнар. Кайчан яңадан ачачаклар - әлегә хәбәр ителми.

Кече Ямантау җиһазландырылган курорт зоналарына керми: монда рәсми трассалар юк, аны нигездә фрирайдерлар сайлый.

Белгечләр искә төшергәнчә, кыш ахырында һәм яз башында кыргый хайваннар йокыдан уяна һәм тауларда алар белән очрашу мөмкинлеге арта. Сак булыгыз!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас