

Русиянең атказанган артисты, танылган җырчы Алсу Рамазан аенда мөселманнар өчен изге Коръән китабын укый башлады, дип язган идек. Ул үзе өчен кызыклы мизгелләр хакында социаль челтәрләрдә язылучылары белән уртаклаша. Аның сүзләренчә, ул Коръәндә тормышның барлык яклары да уйланылган булуга гаҗәпләнә.
- Күбрәк укыган саен, Коръәннең рухи китап кына түгел, ә тормыш өчен чын юл күрсәткеч һәм инструкция булуына инанам. Анда барысы да каралган. Хәтта никах һәм аерылышу кебек нечкә һәм катлаулы темалар да. Коръәндә никах - ул җаваплылык, хөрмәт, мәрхәмәт, килешү. Бу хис-кичерешләр генә түгел, бу - Ходай каршында ике кешенең җитлеккән берлеге. Ә аерылышу - ул рөхсәт ителә торган, әмма мотлак гаделлек саклап, кимсетү һәм үч алусыз соңгы адым. Хис-тойгыларның гына түгел, чикләрнең дә, дәрәҗәне саклауның да никадәр уйланылуы мине гаҗәпләндерә, - ди Алсу.
Фото: социаль челтәрдән.