Төркем 20 февральдә Золотанка авылыннан Кваркуш платосы ягына юл тота, 24нче февраль көнне кайтырга тиеш була, ләкин әлегә кадәр юклар. Аларның машиналары шунда тора.
Әле эзләүдә 31 кеше һәм 16 берәмлек техника, шул исәптән пилотсыз очкычлар һәм вертолет белән белгечләр җәлеп ителгән. Бу хакта Пермь краеның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр. Коткаручылар билгеләп үткәнчә, төнлә районда температура -30 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Прокуратура эзләү барышын контрольдә тота. Төркем МЧСта үз маршрутын теркәмәгән.
Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан.