-4 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 март , 15:25

Ике туристның мәете табылган, өченчесенең хәле авыр...

Уфадан килеп, Пермь краенда  югалган биш туристның өчесе табылган. Аларның икесе һәлак булган.

Ике туристның мәете табылган, берсе - авыр хәлдә...
Ике туристның мәете табылган, берсе - авыр хәлдә...
Бер төркем уфалылар 20 февральдә кар машиналарында шуарга киткән. Алар машиналарын Золотанка авылында калдырган. Өйләренә 24нче февральдә кайтырга тиеш булганнар, әмма элемтәгә чыкмаганнар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында маршрутны теркәмәгәннәр. Аларның туганнары чаң суккан.

Бер атна диярлек эзләүдән соң ике ир-ат гәүдәсен табалар, өченчесе нык өшегән, авыр хәлдә. Тагын икесе әлегә кадәр табылмаган.

Хәзер эзләүдә 68 кеше һәм 59 берәмлек техника — кар машиналары, вездеходлар һәм Ми-8 вертолеты катнаша. Бер төркемне исән калган кешене коткарырга җибәргәннәр, калганнары югалганнарны эзләүне дәвам итә.

Фото: пресс-служба / МЧС по Пермскому краю
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас