Тикшерүчеләр Әниләр көнендә 60 яшьлек хатын-кызны үтерү турындагы җинаять эшен тикшерүне төгәлләде. Гаепләү аның 39 яшьлек улына белдерелгән.
Фаҗига 2025 елның 30 ноябрендә кич белән Стәрлетамакның Ходайбирдин урамындагы тулай торакта була. Ана белән ул спиртлы эчемлекләр куллана. Мәҗлес вакытында ир хатын-кыздан үзенең ике баласын опекага алырга сораган-моңа кадәр аларны әнисеннән тартып алганнар һәм социаль учреждениегә урнаштырганнар.
Туганнар арасында бәхәс купкан. Ниндидер мизгелдә ир әнисен эләктереп ала һәм аны алтынчы кат тәрәзәсеннән ыргыта. Хатын шул урында үлә.
Гаепләнүче егет гаебен таныган. Җинаять эшен судка җибәргәннәр.