0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 март , 10:41

“Теләнче...”

Ул көнне авылда яңа кибет ачтылар. Бу хәбәрне ишетеп, Филарис абзый да яңа сәүдә ноктасын күрер өчен машинасында шунда юлланды. Барып туктауга юл уртасында җилгә селкенеп торган Рәшит аның янына килеп тә җитте. Ярымисерек, күз кабаклары шешенгән, үзеннән яман ис килә. Килеп җиткәч тә: “Филарис абзый, башым бик авырта, кулымда йөз сум бар да соң, тагын йөз сум өстә әле, җитеп бетми”, – дип сүз башлады. Филарис аңа карап торды да: “Юк, туган, безгә пенсияне кемнеңдер башын төзәттерер өчен бирмиләр! Башыңны ничек авырттыргансың, шулай төзәт”, – дип, кибеткә кереп китте.

“Теләнче...”
“Теләнче...”

 

...Рәшит бу авылда тумады. Алар игез бала иде. Аларны үзләренең балалары булмаган бер гаилә алып үстерде. Ул чакта Рәшиткә һәм игез сыңары Лирага нибары алты яшь иде.
Гаилә башлыгы Галихан ишле генә гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Әнисе бик үзсүзле, еш кына аракы колына әйләнүчән һәм теләсә нинди ир белән “типтерергә” яратучан хатын иде. Әтисе, хатынының бу холкыннан гарык булып, Урта Азия якларына чыгып китә. Шулай итеп, Галихан әти тәрбиясе күрмичә үсә. Әнисе икенче иргә кияүгә чыкты да соң, тик ул ир Галиханга әти була алмады.
Галиханның хатыны Тәгъзимә гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе белән әнисе колхозда эшләделәр. Өйдә Тәгъзимә апасы белән нәнәсе карамагында үсә. Урындагы мәктәптә 11нче сыйныфны яхшы билгеләренә генә тәмамлый ул. Шул ук елда Авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетына укырга керә. Студент еллары сиздерми генә үтеп китә һәм Тәгъзимә югары белемле икътисадчы булып, колхозга эшкә кайта.


Ул вакытта колхозда баш икътисадчы вазыйфасында Сәлисә исемле хатын эшләгән була. Тәгъзимәне аның ярдәмчесе итеп эшкә алалар. Сәлисә үзе дә югары белемле булуына карамастан, белеме бик сай була. Шуның аркасында ул төпле белемле Тәгъзимәдән нык көнләшә. Колхоз рәисенә аның турында еш кына уйдырмалар сөйләп ышандырырга керешә. Шулай да бу вазыйфада Тәгъзимә ике ел түзеп эшли әле. Ә инде соңыннан читтән торып педагогик уку йортының география факультетын тәмамлый һәм мәктәпкә эшкә күчә.


Галихан колхозда тракторчы булып эшли, ә Тәгъзимә мәктәптә укыта. Эш хаклары җитәрлек, колхоз аларга фатир да бирә. Тик Галихан вакыт-вакыт эчкечелеккә бирелеп ала. Ләкин аны Тәгъзимәнең әтисе бик тиз урынына утырта, төзәлмәслек алкаш булмасын дип тырыша. Тормышлары көйле генә барса да, гаиләдә балалары булмый. Кайсысы сәбәпчедер, анысын инде Аллаһ кына белә...
Шулай бер көнне эштән соң, Тәгъзимә Галиханга сүз кузгатты: “Авылда берничә гаилә асрауга бала алган, без дә алсак, ничек булыр икән”, – ди ул. Галихан исә бу тәкъдимне шунда ук күтәреп ала. Озакка сузмыйча, авылдан бик ерак булмаган балалар йортына бара алар. Килеп кергәндә тәрбия­челәр сабыйларны уйнарга залга чыгарган була. Болар килеп керү белән барлык балалар аларга борылып карый. Шулар арасыннан игезәк малай белән кыз, йөгереп килеп Галихан белән Тәгъзимәнең аякларын кочаклыйлар да, үзләренә карап: “Сез безнең әти белән әниме? Безне алырга килдегезме?” – дип, мөлдерәшеп карап тора башлый. Бу хәлне күргәннән соң Тәгъзимәнең күзләреннән яшьләр тәгәри...


Балаларны бик ошата алар. Балалар йорты директорыннан нинди белешмәләр кирәклеген сорап белешәләр. Икенче килүләрендә Рәшит белән Лираны алып кайтып та китәләр. Бу игезәкләрнең ничек шатланганын күрсәгез!
Өйдә балалар да булгач, мәшәкать тә арта. Әмма Тәгъзимә белән Галихан сынауларга бирешмиләр. Еллар шулай үтә тора. Балалар да үсте, 11нче сыйныфны тәмамладылар. Тик укырга әллә ялкауландылар, әллә сәләтләре җитмәде. Урта мәктәпне көчкә-көчкә өчкә дигәндәй укытып чыгардылар. Соңыннан әтиләре аларны Уфага алып барып ягулык-энергетика колледжына укырга керткән иде дә, тик балалар бер атна үтүгә кире кайтып та җитте. “Уку авыр, без булдыра ала торган түгел”, – диде алар. Шулай да балаларга белем бирү теләге көчле иде Тәгъзимәдә. Ул аларны якын гына урнашкан авыл хуҗалыгы колледжына кертте. Тик анда да балаларның укыйсы килмәде. Бер ел йөрделәр дә, имтиханнарын тапшыра алмыйча кабат авылга кайттылар.
Рәшитне исә көч-хәл белән булса да шоферлар курсында укыттылар.


Шул ук елда әниләре каты авырудан вафат булды. Тәгъзимә үлгәннән соң Галихан кайгысын еш кына аракы белән баса башлады. Аңа карап, Рәшит тә эчәргә өйрәнеп китте. Галихан да берничә елдан гүр иясе булды.
Йортта Рәшит берүзе калды. Сеңлесе Лира бу вакытта тормышка чыккан иде. Рәшит исә ике балалы бер хатынга өйләнде, үзе бер эшкуарга шофер булып урнашты. Тормышлары яхшы гына бара иде, тик Рәшит вакыт-вакыт эчә башлады. Ә эчеп алса, өйдә тавыш куба. Ә иртәләрен баш авырта, дигән сылтау белән Рәшит авыл буйлап очраган бер кешедән акча теләнеп йөрергә күнегеп китте. Айный алмыйча ул унар көн урамда теләнеп йөрер булды...
Менә шундый язмыш белән яши башлады авылда “асрау бала” Рәшит. Аның берәр вакыт башына, эчүне ташлап, кешечә яши башларга кирәк, дигән уй керерме икән, әллә шул аракы сазлыгыннан чыга алмыйча дөньядан китәрме?

Фуат Мусин.

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас