28 февраль төнендә Дизель урамында 33 яшьлек ухатынның «Киа Рио» автомобиле янган. Янгын сүндерүчеләр утны сүндергән, ләкин машинаны тергезеп булмаячак — беренчел зыян миллион сумнан артык бәяләнә.
Ут төртүче хатын-кызның 45 яшьлек элекке сөйгәне булып чыккан. 23 февральдә хатын аңа мөнәсәбәтләрне дәвам итәргә теләмәвен әйткән. Ирнең кәефе кырылган һәм аның белән элемтәгә керергә тырышып караган, ләкин уңышсыз булган.
Шимбә көнне хатын-кыз дустына Дизель урамына кунакка килгән. Төнге клубтан соң кызлар өйләренә кайтып йокларга яткан. Иртән аларны МЧС хезмәткәрләре уятып, янгын турында хәбәр иткәннәр...