0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
5 март , 07:30

"Күп катлаулы операцияләр көтелә..."

Гөлназ Асаева белән җитди юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән хатынның кызы әнисенең хәле бераз арулану турында хәбәр итте.

"Күп катлаулы операцияләр көтелә..."
"Күп катлаулы операцияләр көтелә..."
Аның сүзләренчә, хатын-кыз реанимациядә һаман да авыр хәлдә, әмма табиблар зыян күрүченең гомеренә берни дә янамый, дип раслый. Бу хакта кыз үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр иткән. Элегрәк табиблар фаразлар бирмәгән, чөнки күпсанлы җәрәхәтләр аркасында хатын-кыз бик авыр хәлдә булган.

- Ярдәм иткәнегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәбез. Әнинең хәле тотрыкланды. Ул һаман да авыр, ләкин табиблар аның гомеренә берни дә янамый, диләр. Безнең өчен бу бик зур шатлык. Алда катлаулы һәм озак дәвалану тора. Күп катлаулы операцияләр көтелә. Хәзер без алга таба операцияләр һәм тернәкләнү өчен көчле травматолог эзлибез. Бу эштә безгә Гөлназ Асаева ягыннан да ярдәм итәләр - аның әти -әнисе белгечләр эзләүгә кушылды, - дип язган зыян күрүченең кызы Элина.

Авария 28 февральдә Бәләбәй - Николаевка — Туймазы — Бакалы трассасының 14нче километрында була-руль артында Гөлназ Асаева булган. Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә җырчы күпсанлы имгәнүләр ала, аның командасыннан ике биючене дәваханәгә озаталар, аларның берсе әлегә анда ята. Шулай ук "Hyundai Solaris" автомобилендә булган ирле-хатынлы пар зыян күргән. Хатын-кызны бик авыр хәлдә алып киткәннәр. Аның ире шулай ук көчле имгәнүләр белән дәваханәгә озатыла.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас