0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 март , 11:30

Бумеранг

Кешенең гамәлләре иртәме-соңмы үзенә әйләнеп кайтаКарамның “Байрак” колхозына рәис итеп җибәрелүенә үзе дә, халык та шат иде. Егерме ел буе бу җаваплы вазыйфаны тарткан сугыш ветераны Габдел авырып күзләрен йомгач, халык пошаманга калды. Көчле колхозны нинди язмыш көтә, дилбегәне кем үз кулына алыр? “Читтән килгән кешене куйсыннар! Авыл кешесе булмасын!” Каенлык авылы халкы шундый шарт куйды. Зур авыл Каенлык. Район җитәкчелеге халыкның теләген исәпкә алды. Партия район комитетында эшләп алган, әлеге вакытта авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер булган Карам кандидатурасына тукталдылар. Халык аны бер күрүдән яратты. Ипле, тыныч. Гаиләсен дә алып килеп, авылда яши башладылар. Кызы белән улы бар. Хатыны да уңган.

Бумеранг
Бумеранг

Кеше белән килешеп, аңлашып эшләп яткан көннәре иде. Көчле ташкынлы яз авылга афәт алып килде. Зур елга ярларыннан ташып, су юл өстенә чыкты. Алдынгы водитель, дүрт бала әтисе Әфкать, май заводына сөт илтеп кайтканда, машинасы белән юлдан читкә тайпылып, ташыган Зур елга суына төшеп, һәлак булды. Уң кулсыз калган кебек булды колхоз. Бу зур ЧП иде. Эчмәгәнме, алай-болай булмаганмы? Тикшер­деләр. Авызына да алмаган Әфкать шулай юк булды. Уналты яшьлек улы, өч кызы калды. Бәләкәченә дүрт кенә яшь иде. Фермада савучы булып эшләгән хатыны тормыш йөгенә ире өчен дә җигелде. Ирләр рәтеннән утын кисте, ярды, печән чапты, җыйды, сыер, сарыклар асрады, кош-корт, бакча үстерде. Әлбәттә, балалары да булышты. Кич утырып йон язды, эрләде, бәйләде. Бик кыен чакларда моңланып, җырлап күңелен юатты. Аңа балалары кушылды.


Өч елдан улын армиягә алдылар. Наиләнең бар теләге баласын Әфганстан җиренә кертмәсеннәр. Күпме су сөлеге кебек яшь балалар әрәм булды анда?! Варшава килешүе составына кергән Европа илләренең берсендәге Һава-десант гаскәрләрендә хезмәткә эләкте Камил. Наилә башта сөенгән иде. Гомерең бетсә, сугыш та кирәкми икән. Бер ел дигәндә гәүдәсе табутта кайтты. Табутны озата килгән капитан учение вакытында самолеттан сикергәндә парашюты ачылмау сәбәпле, гомере өзелде дип аңлатты. Табутны ачкач, улының җансыз гәүдәсен сыйпап-сыйпап, үрсәләнеп елап, газиз баласын җир куенына салды Наилә.


Карам капитан белән күзгә-күз күрешкәндә егетнең үлеменә китергән хәл турында ныклап сорашты. Чишелеп сөйләде капитан.


Командирлары совет солдатларына увольнениегә чыкканда аеруча сак булырга кирәклеген кат-кат искәртә. Кеше әйберенә кызыкмаска, кул сузмаска! Монда тәртип, закон безнең илдәгедән күпкә катгый. Авыл балалары әйткәннәрне аңласа да, вак-төяк өчен әллә нәрсә булмас кебек тоела. Увольнениегә дә солдатларны берәрләп түгел, икешәрләп чыгаралар. Хәрби частька ерак түгел генә урнашкан фермер бакчасындагы балланып пешкән алмаларга кызыга Наиләнең улы Камил. Ике метр биеклектәге коймадан ботаклары салынып, “мине өз” дип торган алмага үрелми булдыра алмый авыл малае. Иптәшенә дә тәмләтеп, сусыл алма белән сыйланалар. “Безнең авылда алмалар чыпчык башы кадәр зурлыкта. Үзләре әче. Ә бу алмалар шундый эреләр, аларның тәмлелеге! Мин дә армиядән кайткач авылда алма бакчасы үстерәм!” дип матур хыялларын хезмәттәшләренә сөйли Камил. Әнисенә, туганнарына юллаган хатына да шул теләкләрен яза. Сабагыннан бер алма өзеп ашаганнан берни дә булмавына сөенеп, көлеп частька кайткач, иптәшләренә дә бу хакта әйтә. Нишләп башка бер кеше дә шул алмаларны үрелеп алмаганына аптырый. Чираттагы чыгуында рәшәткә артында мылтык төзәп көтеп торган фермерны шәйләми солдат. Бер пуля башына җитә...


Еллар үтә. Наиләнең кызлары бер-бер артлы өлкән сыйныфларга җитә. Наилә колхозда алдынгы савучылар рәтенә баса. Сөтне күп савып алгач, акча да мулдан чыга. Балаларының пенсия акчасы да җыелып бара. Карамның хатыны Наиләдән көнләшә. “Җыелышларда шуны телеңнән дә төшермисең, ятим хатын түшәгенә кызасың”, – дип ирен битәрли.


Карамның бер гаебе дә булмый. Әмма башына көнчеллек кереп урнашкан хатыны һаман үзенекен сөйли. Шул мәлдә Карам инде күп еллар элек Камилнең табутын озата килгән капитан сөйләгәннәрне авылдашларына әйтеп ташлый. “Алма күрмәгән мескен авыл баласы армиядә алма урлап ашап кына атылып үлеп кайткан икән...” Вакыт узу белән уңала төшкән кайгыларын яңартып, авыл өстендә болганган бу сүзләрне ишетү Наиләгә дә, балаларына да җиңел булмый. Алай гына түгел, бер елны җәй гел явымлы килеп, Наилә малларына җитәрлек печән хәзерли алмый, март аенда печәне бик нык кимегәч, терлекче абзый белән сөйләшеп, бер чана салам китертә. Авылда башка, ирле кешеләргә шулай салам китерүләрен күреп эшләтә ул моны. Саламны терлекче үзенең ял көнендә ферма малларына басудан трактор сөйрәтеп кайтарган эскерт төбеннән төяп алып кайта.


“Балалар, салам кайтты, капканы ачыгыз. Якты күздә кертеп өярсез. Берегез дә бүген миңа булышырга бармассыз”, – ди кичке савымга барырга киенгән Наилә. Кызлары көн яктысында абзарга кертербез дип, сөенеп ихатага чыга. Терлекче абзый саламны бушатып бетергәндә колхоз рәисенең “УАЗ”ы капка алдына килеп туктый. “Хәзер үк саламны төяп фермага илтеп бушат”, – дип әмер бирә терлекчегә. Әмерен бирә дә, Наиләне дә, терлекчене дә, ятим балаларны да тыңларга теләми, машинасына утырып китә.


Ни хәл итсен кызлар, коелып калган салам калдыкларын елый-елый себереп чиләккә җыеп, сыер алдына салалар. Күзләрен мөлдерәтеп карап ашарга сораган Марта кушаматлы кызыл сыер ике учка сыярлык саламны кабып йота да телләрен ялмап, шул гынамыни, дигән кебек “Ммм” дип сузып, башын чайкап, тагын ашарга сорый. “Их, ичмасам, абый да юк бит. Абыйлы булсак та әллә бу кадәр кимсетмәсләр иде”, – дип әрни кызлар.


Колхоз ярдәм итмәсә дә, салам алып кайткан терлекче, үзеннән арттырып, Наиләгә ике чана урман печәне бирә. Яз җылы килеп, апрель башыннан сыер малларын иреккә чыгарып, җәйгә ялганалар.


Инде бу хәлләрне искә алмас иде Наилә. Өч кызы да вакытында белем алып, үз ярларын очратып, тормыш корып яши башладылар. Өч кияве, оныклары кайтып бар эшендә ярдәмләшеп торалар. Догалар укып таңнарын каршылый, җылы теләкләр белән шөкер итеп төннәргә керә яше сиксәнгә җитеп килгән Наилә.


Авылда колхоз да юк инде. Карам соңгы рәис булды. Таралды күмәк хуҗалык. Карамның да балалары үсеп таралышты. Хатыны белән матур гына яшиләр иде. Көчләре җиткән кадәр мал карадылар, умарта үрчеттеләр. Бәла көтмәгәндә килде. Коронавирус дип аталган афәт бу гаиләгә дә кулын сузды. Якын кешеләрен, туганнарын җыеп Коръән укыткач, җаннары тынычланып, күңелләре ачылып калыр кебек булган иде. Кая ул? Хатыны авыр чирләп, госпитальгә алып киттеләр. Хәле яхшырмады. Ике атна дигәндә үле гәүдәсен кара капчыкта кайтарып җирләделәр.


Картлыгында ялгыз калгач, Карам үзаллы аш та пешереп ашый алмады. Чәй куеп эчеп, коры-сары белән тукланып йөрде, гел хатынын юксынды. Ел буе зиратка барып, кабер янында күз яшьләрен түкте. Читтә үз тормышлары белән яшәгән балалары аның янына еш кайта алмады. Кызының өченчегә бәбие туды. “Әткәй, безгә йортың да, өеңдәге бер әйберең дә кирәкми. Җаның теләгән кешеңне алып килеп яшә. Әнкәйнең төсе итеп күлмәген, яулыгын, фотосурәтләрне алдык. Безгә шул җитә. Без сиңа барысы өчен дә рәхмәтле”, – дип киттеләр. Нишләсен Карам? Кемгә барып сүз кушсын? Күп уйланды. Бер көнне куенына күчтәнәчен кыстырды да кичләтеп кенә Наиләгә килде. “Уңганлыгыңа тиңнәр юк. Хатын гаепсезгә көнләште. Ул өйдә пырылдамасын дип, сиңа каты бәрелеп рәнҗеткән чаклар да булмады түгел. Булдыра алсаң, кичер, Наилә. Менә мин дә ялгыз. Калган гомерне бергә үткәрик. Ике йортны да сүндермик...” – диде.


Ялгызлык ачысын җитәрлек татыган Наилә кызганды Карамны. Каз итеннән бәлеш пешергән иде. Аш та салып бирде. Куе итеп чәй ясап алдына утыртты. Хатын-кыз ничек тә бирешмәскә тырыша. Ир кешегә ялгызлык бигрәкләр авыр шул. Хатын-кыз тәрбиясеннән калган ир күренеп тартылган, гәүдәгә кечерәеп калган, өс киемнәре дә керләнә төшкән, чәче җиткән... Карам сөйләгәннәрне сүзсез генә тыңлады да, иргә өч сүз әйтте хатын: “Балалар белән сөйләшер­мен...”


Кызлары кайткач, уратып кына Карамның нинди үтенеч белән кил­гәнен әйтте. Өч кызы өч яктан бер үк сүз­не кабатладылар: “Ятим хатын йортына китергән бер чана саламны кире фермага илттергән Карамга безнең арада урын юк! Башкача килеп йөрмәсен!”


Кызлары фикере белән Наилә дә килеште. “Булмый, – диде Карамны авыл урамында очраткач. – Балалар риза түгел. Алар сүзеннән узалмыйм. Үзем дә алар кулына каласы кеше бит”. Карам бер сүз дә әйтә алмады. Нәрсә әйтсен инде?!


СВО башланды. Авылдагы яшь ирләр, егетләрнең күпләре алгы сызыкка юлланды. Карамның улы да күптән кайтмый, хәбәре дә юк. Шалтыратканда телефонын да алмый. Бер шалтыратуында килене еракка озак вакытка эшкә киткәнен әйтте. Үзенең тавышы калтыранган кебек. Йөрәгенә шик йөгерде Карамның. “Болар миннән нәрсәдер яшерә түгелме?” Бер көнне ике яшь ир килеп керде. Бортлы “УАЗ” машинасы кузовыннан ашлык керттеләр. “Мин бернинди ашлыкка заказ бирмәдем, ялгыш килгәнсез, балалар”, – дип каршы чыкты Карам. “Ялгыш түгел, абый. Уллары СВОдагы ата-аналарга ярдәм йөзен­нән бу”, – диделәр. Шунда гына белде Карам улының кайда икәнен.


Армия хезмәтеннән дә алып калган, матур тормыш корып яшәгән улына ни җитмәгән? Кыска вакытлы ялга кайткач, улы серне үзе чиште. “Әткәй, миңа дусларым алдында кыен. Читләтеп әйтүчеләр дә булды. “Әтиең әзерендә рәхәттә үстең. Сиңа бер кыенлык та килми. Бәхетле яшәр өчен бәхетле булып туарга кирәктер шул”, – диделәр. Чынлап та рәхәттә үстем, рәхәттә яшәгән кешемен. Әнкәй белән сезгә рәхмәт. Уйладым да, контракт төзедем. Үкенмим. Балаларым бар. Хатыным төпле. Мин анда булырга тиеш. Әле үзем монда булсам да, йөрәгем белән дусларым янында. Алай-болай булсам, ачуланма, әткәй”.


Карам телсез кебек катып калды. Картлыгына язмыш менә нинди сынаулар әзерләгән аңа. Бирешмәскә! Бирешмәскә генә кала.


Наилә һәр иртәдә балалары, оныкларына изге теләкләрен юллый. Кайткан чакларында аркаларыннан сөя-сөя көйләп теләкләрен тели:
– Эшләп тапкан акчагызның рәхәтен күреп яшәгез, балалар. Хәер­ле маллар кереп, үз игелегегезгә кулланыгыз. Җан тынычлыгында яшәгез. Кеше рәнҗешләре алмагыз. Кеше тормышын күпсенмәгез, чит­ләрдән көнләшмәгез.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас