-23 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 март , 15:15

Фаҗигадә биш кеше һәлак булган

Авария бүген Караидел районында теркәлгән.

Фаҗигадә биш кеше һәлак булган
Фаҗигадә биш кеше һәлак булган
Якынча мәгълүматларга караганда, бүген көндезге сәгать берләр тирәсендә Бөре-Тастуба-Сатка автоюлының 72нче чакрымында «Лада Приора» һәм «Хендай Солярис» бәрелешкән.

Көчле бәрелүдән «Лада» йөртүчесе һәм аның ике пассажиры, шулай ук «Хендай» йөртүчесе һәм аның пассажиры фаҗига урынында һәлак булган. Авариядә катнашкан тагын ике кешене төрле җәрәхәтләр белән медицина учреждениесенә китергәннәр.

"Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәте урынына Дәүләт автоинспекциясе идарәсе хезмәткәрләре һәм Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының автотехниклары чыкты», - диелә ГАИ хәбәрендә.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас