Йорт хайваннарының, аеруча, песи, этләрнең, дистәләрчә чакрым үтеп, хәтта берничә елдан кире кайткан очракларын ишеткәнем, укыганым бар. Әмма олы малның йөзләрчә чакрым узып кайтканы хакында хәбәрләр бик аз. Моннан илле ел элек Миякә районының Үрнәк авылында яшәүче ут күршебез Гамилә Насыйрованың “Малина” кушаматлы сыеры Әлшәй районы үзәге Раевкадан, йөз чакрымга якын араны узып, унбиш көннән әйләнеп кайта.
Без бәләкәй чакта Раевка ит комбинаты күрше-тирә районнары халкыннан эре мал сатып алуны оештыра иде. Сөзгәк сыерыбыз “Машка”ны ит комбинатына озаткан көн бүген дә хәтердә. Бер яктан ничә ел гомер иткән малыбыз, туендыручыбыз кызганыч булса, икенчедән, сөзгәк сыерыбыздан котылганга сөендек.
1976 елда ут күршебез Гамилә апа да бергә шактый гомер кичергән “Малина”сын Раевка ит комбинатына тапшырырга карар итә. Комбинат хезмәткәрләре исәп-хисап ясап, “Малина”дан тыш, авылыбыздан тагы да берничә сыер малын машинага төяп алып китә. Көннәр үтә. Ике атна үткәч, “Малина”, йөзгә якын чакрым араны үтеп, кире Үрнәккә әйләнеп кайта. Гамилә апа моңа шакката!
– “Малина” картайган иде, аны озаткач, бик юксындык, гомер иткән сыерыбыз белән янә күрешергә насыйп булган икән, – дип сөйли Гамилә апаның Олы Кәркәле авылында гомер кичерүче кызы Әкълимә Борханова. – “Малина”, ихатага кайтып керү белән, мөгрәп, абзарга керергә ашкынды. Урынына бәйләп куйдык та, әнием Раевкага, ит комбинаты җитәкчелегенә хәбәр итте, чөнки малкайны саткан акчаны тотынган идек инде. Комбинат хезмәткәрләре сыерыбызны югалткан, эзли-эзли пошаманга төшкәннәр. Аның кире кайтуы турында хәбәр иткәнгә бик сөенделәр. Һәм берничә көннән кире алып киттеләр. Башкача чара юк иде. “Малина” башкача кайтмады...
“Малина”ның әнисе “Суббота” һәрвакыт ике бозау, күпчелек очракта үгез бозаулар тудырган була. Һәм, ниһаять, күп еллардан соң “Суббота”ның кура җиләге төсендәге тана бозавы дөньяга килә.
– “Суббота”ның көтеп алган “кызы”н “Малина” дип атадык, – дип сүзен дәвам итә гомерен мәгарифкә багышлап, хаклы ялга чыккан ачык йөзле, шат күңелле Әкълимә Нияз кызы. – “Малина” ай үсәсен көн үсте, бик матур тана булып җитлекте. Уйлаштык-уйлаштык та аны нәселгә калдырырга булдык, чөнки әнисе инде картайган иде. “Малина” әнисе кебек үк бик куе сөтле булды. Аның сөтеннән эшләнгән каймак, эремчек, катык, корытны ашап туйгысыз иде. Гомумән, “Малина”дан бик уңдык, ул тормышыбызның бер яме булды. Картая башлагач, аны чалырга кызганып, ит комбинатына тапшырырга карар кылдык.
Аның урынына тана бозавы “Зорька”ны нәселгә калдырдык. Ул да ихатабызга ямь-нур бирде, куе сөте белән куандырды. Кызганычка каршы, берничә ел элек әнием дә, безнең гаилә дә сыер малын бетердек. “Суббота”, “Малина”, “Зорька”ларны юксынып искә алырга гына калды...
Бүген егерме йортлы Үрнәк авылында дистәгә якын гына сыер малы асрыйлар. Заманында көтүебездә 120 баш чамасы исәпләнә иде. Авыл да картая, соңгы елларда халык саны да кимеде. Әмма халык хәтере үлемсез. Үрнәк авылының өлкәннәре илле ел элек, йөз чакрым ара үтеп, унбиш көннән кире әйләнеп кайтып, туган ихатасына тугры калган “Малина” маҗараларын онытмый. Малкайның дистәләрчә чакрым ара үтеп, яшәгән урынына исән-имин әйләнеп кайтуы һаман да сер булып кала. Ә бит аңа унбиш көнлек “сәфәр”е вакытында кыргый этләр яисә бүреләр дә һөҗүм итәргә мөмкин булган...
Әхнәф ӘМИНЕВ.
Миякә районы.