+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 март , 09:50

"40 көне алдыннан әни килде..."

"Әнием авариядә һәлак булган иде".

"40 көне алдыннан әни килде..."
"40 көне алдыннан әни килде..."

"1997 елда автокатастрофада әнием һәлак булды. Миңа ул вакытта 12 яшь иде. Әнине күмгәннән соң миңа куркыныч төшләр керде, мин үзем генә йоклый алмадым, караңгылыктан курка башладым. Шуңа күрә минем янда апам йоклый башлады. Һәм менә беркөнне иртән мин апама караганда иртәрәк уяндым. Уянгач, кулларымны өскә күтәреп, карават артына асып кую гадәте бар иде. Мин ул иртәдә шулай эшләдем дә. Берничә секундтан соң мин кемнеңдер кулыма кагылганын һәм аны чак кына кысып тотканын сиздем. Шуның кадәр назлап, йомшак итеп тотты. Мин аны апа дип уйладым. Ләкин апаның кулларының юрган астында икәнен күргәч шундук кулларымны юрган астына яшердем. Шулай биш минут чамасы яттым, ә аннары кинәт кенә әни килгән дип уйладым, чөнки бу нәкъ 40 көн алдыннан иде. Туганнарга сөйләгән идем, ышанмадылар. Әллә ышанып та миңа сиздермәделәрме шунда. Мине куркып калыр дип уйлаганнардыр бәлки".

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас