SHOT мәгълүматлары буенча, югалыр алдыннан ул йөргән кызының паспортын ертып ташлаган.
Денис Пхукетка тугыз ел буена очрашып йөргән Аня белән бергә очып килгән. Ләкин 25 февральдә барысы да буталган. Матбугат чаралары мәгълүматлары буенча, ир-егет үзен сәер тота башлаган: мәгънәсез сүзләр сөйләгән, ызгыш чыгарган һәм кызны полиция участогына алып килгән. Анда конфликт яңа көч белән кабынып киткән: уфалы, аны кулга алырлар дип өметләнеп, юри кызның паспортын ерткан.
Аня гариза язмаган. Икенче көнне ул кайту таныклыгы буенча Русиягә кайтып киткән. Ә Денис фатирга кайтмаган. Соңгы тапкыр аны шул ук полиция участогы янында күргәннәр: ул скутерда билгесез юнәлештә китеп барган.
Ул полициядә дә, төрмәләрдә дә юк. Якыннары, өч көннән аның виза вакыты бетә, ди. Аны бөтен ил буйлап эзлиләр.