Авариядә авыр җәрәхәтләр алган Ирина Даутова аңына килә. Аңа берничә операция ясаганнар. Зыян күрүченең кызы әни үзен начар хис итә, әмма табиблар хәле яхшыруын күрә, дип сөйләде.
"Табиб аны карый һәм һәрвакыт гаҗәпләнә: шундый бер генә җәрәхәт белән дә исән калмыйлар, ә минем әнием берничә җәрәхәт алды", - дип уртаклаша Элина.
Ул юл-транспорт һәлакәте урынына килгән реаниматологка аерым рәхмәт белдерде:
"Ул әнине бу дөньяда тотып калды, образлы итеп әйткәндә, бармак очларыннан эләктереп алды".
Исегезгә төшерәбез, 28 февральдә Бәләбәй районында трассада җырчы идарә иткән "внедорожник", һава торышы начар булу сәбәпле, каршы як полосага чыккан һәм "Hyundai Solaris" белән бәрелешкән. Җиңел машинадан ир белән хатын барысыннан да ныграк зыян күргән — хатын күпсанлы сынулар һәм тән җәрәхәтләре алган.
Асаева булган хәл өчен җаваплылыкны тулысынча үз өстенә алуын белдерде.
"Гаеплемен, моның өчен мин җаваплы. Мин бу гаиләгә гомерем ахырына кадәр ярдәм итәчәкмен", - дип язган артистка.
Зыян күрүчеләр терелгәнче чыгыш ясамаска дип белдерүенә карамастан, 10 мартта җырчы Туймазыда концерт бирде, акчаның бер өлешен Даутовлар гаиләсенә бирергә вәгъдә итте. Бүген, 13 мартта, аның Күмертауда чыгышы планлаштырылган.