Кичә кич Купцов урамындагы 25 катлы йортның балконында янгын чыккан. Коткаручылар килгәндә, төтенле фатирда бала берүзе генә булган.
Битлек кигән янгын сүндерүчеләр аны махсус җиһазлар кулланып баскыч буйлап алып чыккан. Малайны табиблар караган һәм өенә кайтарып җибәргәннәр - ул зыян күрмәгән.
Тагын бишесен, ике баланы да кертеп, муниципаль янгын сүндерүчеләр эвакуацияләгән. 21 кеше үзе чыккан. Бәхеткә, беркем дә үлмәгән һәм зыян күрмәгән.
Янгынның сәбәбе нәрсәдә икәнен хәзер МЧС ачыклый.