0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 март , 09:00

Мәүлиха бураны

Яңавыл районының Тау авылында гомер иткән,1958 елның 7 февралендә буранда адашып бакыйлыкка күчкән зурәнием Мәүлиха Сәяф кызы Әхмәдишинаның якты истәлегенә.

Мәүлиха бураны
Мәүлиха бураны

Ул бүген төнлә тагын Нурмөхәм­мәтен күрде. Имеш, икәүләп җигүле атка утырып, күрше авылдагы апасының хәлен белергә барырга чыкканнар. Алдына кочаклап кечкенә кызы Зөһәйрәне утырткан, ә Фидаһи уллары әтисенә терәлеп диярлек утырган. Күңелдә шулкадәр тынычлык...

Чү… Нинди шакылдаган тавыш бу? Мәүлиха, татлы төшеннән аерылып, кинәт кенә сискәнеп торып утырды. Караңгы. Салкын. Тәрәзә капкачының берсе шак-шок китереп бүрәнә стенага суга, җил әллә нинди кыргый җанвар тавышлары чыгарып улый. “И Ходаем, тагын буран чыккан бит, әле кичтән генә бар да тыныч иде”, – дип, Мәүлиха, торып, керосинлы лампасын кабызып җибәрде. Аннан үз янында берни дә сизми изрәп йоклап яткан кызы Таһирәнең өстенә рәтләп япты да берара күз яшьләренә ирек куеп, кызының йөзенә карап торды. “И балакаем, бәхеткәйләрең генә була күрсен инде. Сине аякка бастырып, яхшы гына кеше белән кушылып яши баш­лаганың­ны күрсәм ярар иде. Әтиең, Нурмөхәм­мәтем, күрә ­дә алмады бит сине. Аны сугышка алгач ике айдан соң гына дөньяларга тудың шул, нарасыем”… Мәүлиха акрын гына кызының чәчләрен­нән сыйпады. “Ярый әле син янымда, юанычкаем!” – дип, елмаеп куйды.

Олы улы Фидаһи гаиләсе белән Украинага юллангач, Зөһәйрә кызы да шул тарафларга чыгып китте. Үзе теләп түгел инде, әтисез баланың кайда кадере бар соң, авыр эшкә, төзелешләргә яшьләр кирәккәч, сорап та тормадылар, җибәрделәр. “И балакайларым, сәламәт кенә була күрегез инде, үз-үзегезне саклагыз!” – дип, Мәүлиха берара улы һәм кызларының исәнлегенә, ил тынычлыгына багышлап догаларын укып алды. “Тагын да юлны каплагандыр инде бу кар, кызым йокыдан торганчы мәктәпне җылытып, кайтып җитәргә дә кирәк бит әле”, – дип, кызының өстенә рәтләп юрганын япты да, иске сырмасын киеп, башына инде таушала башлаган шәлен бәйләде. Мич буендагы киез итекләрен алып, аякларына киде һәм, бисмилласын әйтеп, ишекне ачып тышка чыкты.

Тышка чыгу белән юеш кар Мәүлиха­ның битенә китереп сылады, тын алуы авырлашып куйды. Битен кулы белән сыпыргач, сырма кесәсен­дәге бияләй­ләрен киеп, буран сырып өйгән кар көртләрен ера-ера, урамга чыкты. Буран әле күптән түгел генә купканга охшап тора, җил көчәйгәннән-көчәя.
Авыл читендәге кечкенә йорты әллә нинди аерым дөньяда калган төсле тоелды Мәүлихага. Көч-хәл белән карны ера-ера, мәктәп утырган урамга таба атлый башлады. Урамның ике ягындагы йортларның түбәләре генә азрак күренеп кала.

Мәүлиха, адашмасам ярар иде дип, догаларын укый-укый, алга атлый. Менә ул тыкрык почмагына килеп җитте, чөнки каршысында ике колач та җитмәслек өянке агачы тора иде. “Өянкекәем, син дә минем кебек ялгыз шул. Шушы буранга гына түгел, тормышның иң ачы җилләренә дә минем кебек ялгызың гына каршы торасың. Ә ялгыз хәлен ялгыз гына белә… Бу буранда адашучылар да күп булыр инде. Йә Раббым, бәндәләреңне рәхим-шәфкатеңнән калдыра күрмә!” – дип сөйләнде, өянке кәүсәсенә терәлеп хәл алгач Мәүлиха.

Өянкедән соң сулга борылып, бакчалар артындагы мәктәп тарафына юл тотты. Дөресен генә әйткәндә, юл шушыннан булырга тиеш, дип фикер йөртте ул. Кар өемнәрен бар көчен җыеп үтәргә тырышты. Азаплануларның да чиге бар, дигәндәй, ниһаять, алда мәктәпнең бер як стенасы белән түбә өлеше күренеп калды. Җил дә ул арада азга гына тынып калгандай булды. Мәүлиханың эченә җылы йөгерде, өшүен дә онытып, соңгы көченә ул шул якка китте. Бәхетенә, буран мәктәпнең ишегалдына карны бик үк күп салмаган булып чыкты. Йозакны ачып, ишекне тартты. Яңа яуган кар ишек белән бераз этелгәч, кеше сыярлык кына арадан мәктәп эченә үтә алды. Ярый әле кичә саламын, вак-төяк утынын китереп куйган иде, алар булмаса, менә хәзер нишләр идең?
Инде бозга әйләнеп барган бияләйләрен бер як читкә салып куйды да бармакларына җылы тынын өреп алды, җылынып китмәсләр микән? Буран җиленең әчесе җанына үтте шул бу юлы.
Мич капкачын ачып куеп, эчкә бер уч салам салып, ут кабызып җибәрде. Аллы-гөлле булып уйнаган ялкын утлары өстенә тагын салам өстәде. Утка салам нәрсә инде, күз ачып йомган арада ялмап ала да, комсыз итеп йота да куя. Салган саламы янып беткәнче дип, Мәүлиха мичкә коры-сары агач өстәде. Алары да шатыр-шотыр килеп яна башлады. Юанрак агач ботакларын мичкә ташлагач, көрәк тотып мәктәп алдына чыкты. Буран котырганнан-котыра. Үз уйларына бирелеп, хатын ишек алдын көрәп куйды, карны көчле җил сыпыруына карамастан, мәктәп ишегалдына җитәрлек сукмак ачты. Битенә кунган кар эреп, шәл читләре бозланып катты. “Мондый җилдә мәктәптә җылы да тормый инде, и Аллам”, – дип, үзалдына сөйләнеп, Мәүлиха янәдән мәктәп эченә үтте. Эчтәге җылы һавада Мәүлиханың киез итекләренә ябышып каткан карлар эри башлады, аягына су үтте.

Мичне томалап, тизрәк өенә кайтып киләсе итте. Йоклап калган кызы Таһирәне уятып, туендырып, күрше Ямады авылындагы мәктәпкә озатып җибәрәсе бар. “И балакаем, ничекләр генә барыр икән, Ходаем, тынсын инде буран, тынсын!” – дип, хатын мәктәпне бикләп, килгән юлыннан түгел, ә бакча башлап авыл очындагы өйләренә турыга гына чыгарга уйлады. Башта бакча башындагы читәннәрне шәйләбрәк дөрес юлдан барды, ә инде бераздан юлны бөтенләе белән югалтты.

Инде бакчалар бетеп, аларның өе булырга тиеш иде бит! Кайда китте соң? Мәүлиханың башын мең төрле сорау борчыды: “И Аллам, балаларым хакына бу зәмһәрир буранда адаштыра күрмә...” Битеннән аккан күз яшьләре шәл чуклары буйлап тәгәрәп төшеп, каршыга искән көчле җил бәргән кар белән буталып, боз кисәкләренә әйләнеп, сырмасына ябышып кала. Инде кар көртләре бил тиңентен... Алда да, артта да, тирә-якта да берни дә күренми, бары тик күз ачкысыз кар, кычкырып караргамы?

Карларны бар көченә бөтереп, комсыз ерткыч җанвар кебек ыжгырган буран Мәүлиханың тавышын үзенә йота барды. Кычкыруның файдасызлыгын аңлаган Мәүлиха үксеп елап җибәрде. Салкын җил инде аның үзәгенә тәмам үткән иде. “Ходаем, ник тагын мине сыныйсың? Аз күрдеммени соң шушы еллар эчендә? Тугыз ел гына бергә торып калган Нурмөхәммәтемне сугыш йотты. Таһирәмне дә күрми китте бит, бахыркаем. Инде Зөһәйрә көченнән дә килмәгән эштә... Болай да ятимлек ачысыннан айнымаган сабыйларым үксез ятим калырмыни? Таһирәм бит әле берни дә аңламый торган бала. Кая барыр, кемнәр күзенә карап тилмерер, сабыем? Раббым, балаларым хакына исән чыгар мине бу бураннан!”
Буран хатынның елавын да, сөйләнүен дә ишетмәде дә, күрмәде дә. Ул, үч иткәндәй, тагын да ныграк котыра барды. Елап эш чыкмаганын аңлаган Мәүлиха тагын да авыл ягын эзли башлады.

Көртләрне көчкә ера-ера, алга атлады. Тешен кысып, туңган аякларын атларга мәҗбүр итеп, алга барды да барды.
Берара алда зур кара әйбер хасил булды. Йә Раббым, авылыма кайттым инде әллә, дип уйларга да өлгермәде, моның авылдан өч чакрым ераклыктагы Шадырбай урманы икәненә төшенде. Менә кайда килеп чыккан ул... Күпме ара үтелгән... Ә авыл артта. Ничек кенә булса да, соңгы көчне җыеп кирегә борылырга кирәк... Кайтып җитәргә кирәк...
“Балалар хакына... Йә Раббым!” Мәүлиха авызыннан шушы ике сүз генә чыкты. Урман буендагы усакка терәлеп бераз хәл җыеп торды да мескен хатын, кирегә борылды. Бу юлны бит ул йөзәр тапкыр үткән. Әле җәен генә Таһирәсе белән икесе шушында килеп, берәр чиләк җир җиләге җыеп кайтканнар иде. Уңга борылмый гына турыга атласа, авыл кырыена килеп чыгачак, Аллаһы боерса.

Көрткә чума-чума Мәүлиха алга китте. Инде менә ничек тә кайтып җитәчәк, кайтып җитәргә тиеш ул. Шушы уйлар аңа ниндидер яңа көч биргәндәй булды, җилегенә үткән салкын да бермәлгә онытылып, тәненә ниндидер җылылык йөгергәндәй итте. Күпмедер ара үтелгәч, бөтенләй кызу була башлады хатынга, ул сырмасының өске төймәләрен ычкындырды. Инде менә бәреп егам, дигәндәй усалланган көчле җилгә каршы кулларын куеп, алга атлавын дәвам итте.

Ничек тә алга барырга, турыга, уңга да, сулга да тайпылмаска! Бик тырышса, берәр сәгатьтән Таһирәсе янына кайтып җитәчәк ул! Ә буран, хатыннан ниндидер үчен алган төсле, аңа каршы кар өермәсен тузгытыпмы тузгытты. Күзне ачып та булмаслык дәрәҗәгә җитте бермәл Мәүлиха. Ә атларга кирәк. Аунап булса да, шуышып булса да кайтып җитәргә кирәк! Аяклары тыңламас хәлгә килде, үзен ниндидер йокы басканлыгын сизде ул. Ишеткәне бар иде аның, буранда адашкан кеше башта туңып өши, аннары кинәт аңа эссе була, ә соңыннан инде ул оеп йоклап китә. Бу куркыныч уйларны читкә куып, Мәүлиха ничек тә атларга тырышты.

Тик хәзер инде ул үзенә хуҗа түгел төсле иде. Күз алдында йә үзен тудырган вакытта үлеп киткән әнисенең йөзе чалынып киткәндәй була, йә сугышта һәлак булган абыйлары ерактан кул изи. Ә менә монысы Нурмөхәммәте түгелме соң?

Мәүлиха инде атламый, ә салкын карда чалкан ята иде. “Саумы, Мәүлиха! Менә бит кайттым!” – дип, Нурмөхәм­мәте аны куенына кысты. Иренең кайнар куенында Мәүлиха елап җибәрде. “Менә кайттым. Бөтенләйгә, хәзер без беркайчан да аерылмаячакбыз!” Мәү­лиха Нурмөхәммәтен тагын да ныграк кочаклады, аның чәчләреннән, битеннән сыйпады, елмаеп, шулкадәр якын һәм кадерле булган күзләренә бакты һәм, башын иренең күкрәгенә салып, изрәп китте...

Буран, барыбер үземнекен иттем бит дип, тантана итә иде бу вакытта. Кар өстендә яткан хатынның сырмасы белән шәлен акка буяп куйды.
Мәүлиханың йөзенә кунган кар бөртекләре берара эреп бетеп барды, ә озакламый эремичә генә күзләренә, керфекләренә, бит очына кунаклый башлады...

Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ.
Нефтекама шәһәре.

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас