Бер сәер хәл турында укыган идем. Сезгә дә язып үтәм.
Октябрь, 1995 ел, Киев шоссесы. Ике ЮХХДИ хезмәткәре радар аша сәгатенә 150 километрдан артык тизлек белән барган машинаны күреп ала һәм, юл читенә күрсәтеп, туктарга сигнал бирәләр. Ләкин машина алар яныннан узып китә. Соңрак руль артында Черкизово базарындагы палаткалар челтәре хуҗабикәсе булганы ачыклана. Хокук сакчылары «Таврия»не 5 километр дәвамында «озатып баралар». Машина йөртүче идарәне югалта һәм «КамАЗ» белән бәрелешә.
«Таврия» читеннән изелә, ишекләрен ача алмыйлар. ЮХХДИ хезмәткәрләре хатын-кызны чыгара алмый һәм коткаручыларны чакыра. Алар килгәнче, машина йөртүченең никадәр зыян күргәнен билгеләп булмаган — аны металл өеме аркасында күрмәгәннәр дә. Кулын гына күргәннәр — ул учы белән ишекне капшаган. Хокук сакчылары аның белән элемтәгә керергә тырышкан. «Әгәр сез аңыгызда булсагыз, бармакларыгызны бер тапкыр кысыгыз», - дигән. Ул бармакларын кыскан. «Сез хәрәкәт итә аласызмы? Әгәр әйе булса, бер тапкыр, әгәр юк булса, ике тапкыр кысыгыз», - дигән. Ике тапкыр кыскан. Һәм шундый сораулар биреп, ул аның белән коткаручылар килгәнче аралашкан. Ә аннары ишекне автоген белән кисеп алганнар һәм хатын-кызның изелгәнен, кулы гына исән калганын күрәләр.
ЮХХДИ хезмәткәрләре моны күргәч, шок хәлендә кала. Алар белән кем аралашкан соң? Һәр сорауга бармагын бөгеп җавап биргән бит ул...
Фото: bashinform.ru