Табын түрендә авырлыклардан курыкмыйча өч баласын ялгызы үстергән Тәфтил абый утыра. Аңа барысы да матур теләкләрен җиткерергә ашыга. Ә инде балаларының йөрәк түреннән чыккан теләкләре, рәхмәт сүзләре барыбызның да керфекләренә яшь тамчылары элә.
Тәфтил Мәгъфурҗан улы 1940 елның 1 апрелендә колхозчы гаиләсендә туган. Әтисе Карабаш МТСында механизатор булып эшләгән.
– Әткәйне сугышка җибәрмәскә бронь белән калдырган булганнар. Ул вакыттагы түрәләрнең берсенең туганына повестка килгәч, әткәйне шул кеше урынына яуга җибәрәләр. 1943 елның февралендә була бу. Әткәебез шул ук елның августында хәбәрсез югала. Өч яшемнән әтисез калдым. Гомер юлым ятимлек ачысы, авырлыклар белән үтелде, – дип искә ала Тәфтил абый.
Тәфтил сигезенче сыйныфны Карабаш авылы мәктәбенә йөреп укый. 9-10нчы сыйныфларны Исәмәттә кичке укуларда тәмамлый, СПТУда тракторчы һөнәрен үзләштерә һәм киләчәк тормышын туган авылы белән бәйли.
1986 елда Тәфтил белән Флүсә гаилә коралар, өч балага гомер бирәләр. Гаиләгә ачы кайгы килә – Флүсә вафат була. Бу чакта гаиләдәге өлкән балага – 14, уртанчысына – 12, төпчекләренә 10 яшь була.
Ирнең берүзе дөнья көтеп, балаларын аякка бастыра алачагына ышанмаучылар сабыйларны балалар йортына тапшырырга тәкъдим итә. Ул көннәрне исенә төшереп, Тәфтил абый болай ди: “Үги әниле бер гаиләгә кунакка баргач, ана кешенең ятим баланы ничек кыерсытканын күрдем. Шул күренеш гомергә күз алдымда булды һәм мин башкача өйләнмәскә, балаларымны үзем тәрбияләргә булдым”.
Әйе, әйткән сүзендә тора ир. Ул мал-туар асрый, дөнья көтә, колхозда эшли. Авыл җирендә хатын-кыз эшләгән эшләрнең барысын да үз кулына ала – сыер да сава, сепаратор да аерта, катыгын да оета, аш пешереп, икмәген дә сала. Балаларын да кеше арасында ким-хур итмичә тәрбияли ул.
Илеш районының “Маяк” гәзитендә аның турында басылган мәкаләдә мондый сүзләр язылган: “...Һәр колхозда горурланырлык хезмәт алдынгылары бар. Менә 32 ел буе Тәфтил Миңнекәев “Сигнал” колхозында эшли. Аның эше үтә җаваплы – фермадагы бөтен механизмнарны караучы, төзәтүче ул! Беренчеләрдән электромонтер һөнәрен үзләштереп, озак вакыт дәвамында авылларны электрлаштыруга зур өлеш керткән кеше ул!”
Тәфтил абыйның балалары да аның йөзенә кызыллык китерми. Өлкән улы Айнур, мәктәптә тырышып укып, автотранспорт техникумын кызыл дипломга тәмамлады, арытаба югары уку йортында укыды. Хатыны Алсу белән ике кыз үстерәләр, Уфада яшиләр. Кызы Айгөл, кооператив техникум тәмамлап, һөнәр үзләштерде. Җәмәгате белән ул һәм кыз балага гомер бирделәр. Бүген Айгөл Югары Яркәйдә яши. Кече улы Айдар хатыны Алия белән Югары Яркәйдә йорт салып керделәр, гаиләдә ике ул үсеп килә.
Тәфтил абыйның балалары әтиләренең хәлен һәрчак белеп тора, бер-берсенә ярдәмләшеп яши. Алты оныгы да картәтиләрен бик ярата, хөрмәт итә.
Әйе, тормыш кешеләрне төрлечә сыный. Шул сынаулар аша узганда кемдер сына, ә кемдер үзенә килгән сынауларны лаеклы кичереп, якты киләчәгенә ышаныч белән карый. Тәфтил абый да – нәкъ шундыйлардан. Ул бүген – авылыбызның иң хөрмәтле кешеләренең берсе. 85 яшендә дә авыл тормышында актив катнаша, бер чарадан да читтә калмый. Иң мөһиме – тормышның ачысын-төчесен күргән Тәфтил абыйның күңеле элеккечә көр, юмор хисле һәм аһ-зарларга бирешми.
Авылымның менә шундый кешеләре белән горурланмый мөмкин түгел!
Фәйрүзә Гайнанова.