-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 март , 11:45

"Әниең сине каршы алырга кушты"

Туймазыда бер бала таныш булмаган кешедән хәбәр алган. СМСта ул үзен әнисенең дусты дип атаган һәм мәктәптән соң кызны каршы алырга тиешлеген әйткән. Шулай ук, билгесез кеше баладан аның хәзер кайда булуын сораган.

"Әниең сине каршы алырга кушты"
"Әниең сине каршы алырга кушты"
Бу көнне укучы кыз өйдә булганлыктан, ул шунда ук хәбәр авторының ялганлавын аңлаган һәм барысын да әнисенә сөйләгән. Кызның әнисе хәбәрләр килгән номерга шалтыратырга тырышып караган, ләкин аңа беркем дә җавап бирмәгән.

Шундыйрак очрак Нефтекамада да булган, әмма анда бу хәл баланың әнисе 100 мең сумга якын акча югалту белән тәмамланган. Аның 8 яшьлек кызы белән мошенниклар элемтәгә керә һәм ул Интернет-уенда бүләк откан, дип хәбәр итә. Аны алу өчен аферистлар баладан әнисенең телефонындагы банк кушымталарына керүен сораган. Кыз тыңлый, ләкин соңыннан курка һәм, берни әйтмичә, әнисенә телефонын кайтара. Иртән хатын үзенең банк счетыннан акча күчерүне күреп ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Шуннан соң гына аның кызы барысын да сөйләп бирә.

Ачыклануынча, мошенниклар аның исеменә кредит рәсмиләштергән һәм 60 мең сумнан артык урлаган, ә башка банк счетыннан 37 мең сумга якын акча салдырганнар. Әгәр банклар аның счетларын япмаса, зыян күләме күпкә күбрәк булыр иде.

Сак булыгыз! Балалар белән Интернетта хәвефсезлек турында ешрак сөйләшегез. Аларга мондый хәбәрләргә җавап бирергә ярамавын аңлатыгыз. Балага хәбәрнең скриншотын ясарга һәм кичекмәстән булган хәл турында әти-әнисенә яки укытучыга сөйләргә кирәк. Хәбәр җибәрүче кешене блоклау зарур.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас