Янә бер Рамазан ае артта калды. Шушы көннәрдә барлык мөселманнар Ураза бәйрәмен билгели. Шунысы сөендерә, хәзер өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә әлеге изге айны көтеп ала. Бүген инде намазга баскан яшьләрне күрү дә гадәти күренеш. Шулай үзебез исән чакта Аллаһның ризалыгына ирешергә тырышабыз. Чөнки мәңгелеккә күчкәч, шушы кыска гына гомеребездә кылган изге гамәлләребез генә безне тәмуг газапларыннан саклап калачак.
Нинди соң ул “теге дөнья”? Аны күрүчеләр бармы? Редакциягә килгән шушы хатны укучыларыбызга тәкъдим итәргә телибез. Анда нәкъ “мәңгелек дөнья”да безне ниләр көткәне сурәтләнгән.
...Мин Сибай шәһәрендә туып үстем. Гаиләм бик дини иде. Шуңа да диндә булган кешеләргә карата хөрмәтем һәм ихтирамым чиксез зур минем, әлхәмдүлилләһ. Алар белән һәрвакыт аралашып яшим.
Көзге бер көндә йорт янындагы эскәмиягә чыгып утырдым. Карасам – култыклашып олы яшьтәге бер пар килә. Бу бит безнең Мәрфуга апа булырга тиеш. Нишләптер, аңа охшамаган да сыман. Бәләкәйләнеп калган, нык ябыккан, үзе чак-чак атлый. Мәрфуга апа элек озын буйлы, бик чибәр хатын иде.
Якынайгач, Мәрфуга апа: “Диләрә, сәлам, сине күрергә дип чыктым әле. Бабайга: “Әйдә, мине Диләрә сеңлемә алып бар!” – дидем. Әлхәмдүлилләһ, менә бит сине очраттым! Аллаһ Тәгаләмә меңнән мең шөкер сине күрүемә. Бабай, син кайта тор, мин Диләрә белән сөйләшеп, алыйм”, – дип, хәләлен тиз арада кайтарып та җибәрде. Үзе бик уйчан, әмма йөзеннән нур бөркелә иде. Шуннан ул миңа үзе белән булган хәлләрне сөйләде.
“Диләрә сеңлем, мин теге дөньяда булып кайттым бит әле”, – диде дә күзләре яшь белән тулды... Шулчак мин: “Мәрфуга апа!” – дип, аны кочаклап ук алдым... “Мин “анда” – әхирәт дөньясында – Коръән мәҗлесләрендә йөрдем...”
Мәрфуга апаның бу сүзләреннән йөрәгем “дөп-дөп” тибә башлады. Аны авырып тора, хәле бик начар, дип ишеткән идем. Шөкер, авырлык белән булса да аягына басты ул.
– Әрвахлар дөньялыктагы уй-гамәлләрне белеп торуын аңладым. Аларның балалары, туганнары үз әрвахлары рухына Коръән мәҗлесен үткәрергә ниятләгәч, бергәләп, ярдәмләшеп, әзерләнә башлыйлар. Әрвахларга бу ниятләр җиткерелә, чөнки бу мәҗлесләр алар өчен иң зур бәйрәм икән! Шуңа алар дин мәҗлесләрен зарыгып көтеп йөри, матур итеп киенә. Табыннар әзерләнүгә, әрвахлар бергә җыелыша. “Бүген минем варисларым миңа Коръән укыйлар!” – дип, бер-берсе белән күрешеп, кочаклашалар, шатланышалар, – дип сүзен дәвам итте ул. Мин Мәрфуга апаны бүлдерергә дә кыймый тыңладым.
– Ә өстәлдә әзерләнгән ризыклар – оҗмах ризыклары булып бара.
Андагы яктылыкның бездә тиңе юк. Анда төн дә шундый якты икән! Ә без яшәгән дөньяда нәрсә уйлыйсың, бөтен уйлар анда кинокадр сыман күрсәтелә: кем мәҗлескә ничек киенеп килгән, нинди уй-теләк белән килгән, тулы тәһарәт белән килгәнме – барысы да теге дөньяда ачык күренә. Коръән мәҗлесләренә йөреп, арып беттем. Теге дөнья ба-а-а-р!.. – дип дәвам итте Мәрфуга апа.
Икенче җиңгәм мәрхүм булгач, балалары: “Ярар, әтинеке белән бергә Коръән мәҗлесен үткәрербез әле”, – дип сөйләшкәннәр иде. Шул сөйләшүләр теге дөньяда ап-ачык ишетелеп тора. Шуннан мәрхүм булган әнием миңа әйтә: “Әнә, җиңгәңне күрәсеңме, башын аска иеп, уйланып утыра. Сиңа кайтырга кирәк, Мәрфуга кызым. Өстәл җыеп, ризык әзерләп, мәҗлес үткәрергә кызларына ярдәм ит. Моны әниләре дә, башка әрвахлар да көтә. Әтиләренең елы җитәргә ерак бит әле. Коръән мәҗлесе аларның рухларын нурландырып, шатландыра”, – диде.
Бу сүзләрдән соң Мәрфуга апа бераз тынып калды. Ә мин эндәшергә дә батырчылык итми, сөйләвен дәвам итүен көтеп, аңа карадым. “Иң куркынычы – тәмуг! – дип сүзен дәвам итте ул. – Миңа тәмугны да күрсәттеләр. Шундый куркыныч, Аллаһ үзе сакласын! Аннан котылу өчен намаз укырга кирәк. Иң мөһиме – шул!” – дип кисәтте.
– Боларны күргәннән соң мине оҗмахка алып киттеләр. Анда шулкадәр матурлык: барлык чәчәкләр тәсбихтә, агач яфраклары җил искән саен: “Ләә иләәһә илләллааһ!” – дип селкенә. Чишмәләр, елгалар барысы да: “Ләә иләәһә илләллааһ!” – дип, челтерәп агалар. Намаз укыганнар, зекер әйтеп, болыт астында, агач күләгәсендә утыра. Шундый матурлык, шундый яктылык, хозурлык анда! Андый яктылыкны безнең күргәнебез дә юк.
Сират күпереннән чыгарга куштылар. Кылдан да нәзек, аска карасаң – коточкыч! Уң аягыма бастым, сул аягыма басарга куркам. Шуннан бер яфрак алдыма килеп төште, мин шул яфракка басуым булды, күз ачып йомганчы, яшен тизлегендә сират күперен кичеп чыктым. Чыккач, яфракны күрсәттеләр, яфракта: “Ләә иләәһә илләллааһ!” дигән язу бар иде. “Бу сүзләр – 8 оҗмах ачкычы!” – дип әйттеләр. “Аны бервакытта да телегездән төшермәгез, әйтеп йөрегез, оҗмахлы булырсыз!” – дип күңелгә сеңдерделәр.
Шулай, үскәнем, мәрхүмнәрнең әрвахлары белән бергә йөрдем: әнием, әтием, туганнарым белән бергә булдык без. Тагын бер мәҗлестә булдык. Шуннан әни белән әти: “Мәрфуга, сиңа кайтырга кирәк, барысын да туганнарга сөйлә, мәҗлесләргә матур итеп киенеп, камил тәһарәт белән килсеннәр”, – диделәр. Минем андагы рәхәтлекне күргәч, монда кайтасым да килмәде. “Кайтмыйм”, дип карыша ук башладым. Шуннан әтием: “Юк, Мәрфуга кызым, син кайтасың, сиңа монда килергә иртәрәк әле”, – дип аркамнан сөйгәндә, мин уянып киттем”, – диде Мәрфуга апа.
Уянганда янымда 3 табиб тора иде. Мин: “Ләә иләәһә илләллааһ!” – дип әйтеп, аңыма килгәнмен. Табиблар миннән ни булганын сораша башлады. Әхирәт дөньясы бар, шунда булдым, дип, анда күргәннәремне сөйләдем. Алар бик гаҗәпләнеп мине тыңладылар. Соңыннан шул табибларның берсе намазга баскан.
Әлхәмдүлилләһ, Раббым гомер биргәч, авырлык белән булса да савыгып, өйгә кайттым. Бөтен туганнар җыелып, хәл белешергә килде. Минем савыгуыма өметләре дә булмаган икән.
Туганнарыма күргәннәремнең барысын да сөйләдем. Коръән мәҗлесләрендә булганымны, кемнәр белән бергә утырганымны һәм өстәлдә нинди ризыклар әзерләгәннәрен Аллаһы Тәгалә барысын да белеп тора! – дидем.
Бер көнне хәл белергә җиңгәм килде. Мин дәваханәдә ятканда ул Коръән табыны уздырган икән. “Мәрфуга, мин сине ашка чакыра алмадым инде, син дәваханәдә булдың бит”, – диде ул уңайсызланып. “Борчылма, җиңги, мин булдым ул табында. Мин генә түгел, бөтен әрвахлар белән җыелышып килдек. Сез генә безне күрмәдегез”, – дидем. Хәтта нинди ризыклар әзерләнгәнен һәм кемнәр кунакка килгәнен сөйләп бирдем. Моны ишеткәч, җиңгәм елап ук җибәрде... Әрвахларга Коръән мәҗлесе үткәреп, искә алырга кирәк. Ул – иң саваплы, изге гамәл, дип аңа да сөйләдем.
Арытаба әтиләре белән әниләренә бер генә табын үткәрергә җыенган туганнарыма да барысын да сөйләдем. “Әниегезнең бер дә кәефе юк. Ул сездән дога көтә. Әтиегезнең елы җиткәнче табын оештырыгыз”, – дидем. Бу сүзләрне ишеткәч, бик еладылар. Тиз арада туганнарны җыеп, Коръән мәҗлесен бергәләп үткәрдек.
Миңа теге дөньяда: “Намаз укыгыз! Коръән укыгыз! Зекер әйтегез!” – дип әйттеләр. Ә “Ләә иләәһә илләллааһ!” – зикере күңелегездән беркайчан китмәсен, телегездән төшмәсен, гел әйтеп йөрегез, – дип сүзен тәмамлады Мәрфуга апа.
Аллаһ – бер, Аллаһ – хак! Ике дөнья бәхетенә төренеп яшәргә насыйп булсын һәрбарчабызга. Ин шәә Аллаһ, дип җавапладым мин дә.
Комада вакытта “теге дөнья”да булып кайткан Мәрфуга апа сөйләгәннәр һәркемне уйландырсын иде.
Диләрә Рәфыйкова.