-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
23 март , 11:20

Кыюсызлык

Әгәр дә кемдер, Аллаһ кушкан юлдан тайпылып, хаталар эшли икән, моңа тик үзе генә гаепле

Кыюсызлык
Кыюсызлык


“Мин бит сине беренче сыйныфта укыганда ук ярата идем. Бер парта артында утыру бәхете безгә тимәде. Әмма ләкин синең белән бер сыйныфта укуыма мин бик шат идем. “Каникуллар тизрәк үтеп китсен иде” дип хыялланган чаклар да булгалады...”

Боларны урта мәктәпне тәмамлауга 35 ел тулыр алдыннан сабакташым Айраттан ишеттем. Бер карасаң, кызык, икенче яктан, кызганыч та булды моны ишетү. Күпме еллар буена саклап йөртелгән сер йомгагы сүтелеп китте. Кап-кара шомырт күзле, кара-кучкыл чәчле, энҗе кебек тезелеп киткән ап-ак тешле, һәрчак елмаеп кына торган сабакташым ничә еллар буе миңа гашыйк булып йөргән, ә мин шуны сизмәгәнмен. “Нигә шул чакта ачмадың соң йөрәк сереңне?” – дип сорагач, ул кыенсынып кына: “Мин бик кыюсыз идем, базнат итмәдем”, – дип җавап бирде. Эх, бу кыюсызлык! Әле ачылырга да өлгермичә өзеп алынган чәчәк кебек әйтелмәгән мәхәббәт сүзләре күпме язмышларны үзгәртә. Әгәр дә шул вакытта аз гына кыюрак булып, үзенең хисләрен миңа ачса, нинди язмыш көткән булыр иде икән безне? Билгесез.
Мәктәп елларында ничектер минем егетләр турында уйларга, мәхәббәт хисләренә бирелергә, хатлар язышырга вакыт та булмады. Шулай да 9нчы сыйныфта укыган чакта күрше авылдан Илшат исемле егет мине ошатып йөргәнен сизә идем. Матур, көчле, дулкынланыбрак торган кап-кара чәчле, йомшак күңелле, талантлы егет. Хәтерлим, кызлар белән җыелышып озын тәнәфес вакытында биергә өйрәнә идек. Иптәш кызларым аңа ялварып: “Уйна инде, гармунны да алып киләбез”, – дисәләр дә, аларны тыңламый иде. Нишләптер минем бер күз карашымнан ризалаша иде. Якын күргәнгә микән? Әллә чынлап яратты микән? Минем якка карамаска тырышып, кыюсыз гына оялчан карашын түбәнгә юнәлткән килеш өздереп гармунда уйнап җибәрер иде...
Эх, гармун моңнары! Кемнең генә күңелләрен җилкендермәде икән? Кемнәрне генә әсир итмәде икән гармунчы дустым? Нәкъ яраткан шагыйребез Әнгам Атнабаев шигырендәгечә:

Таңнарда гармун уйнадың,
Тирә-як тынып калды.
Гармун моңына тирбәлеп,
Гөлләрдән чыклар тамды.

Гөлләрдән чыклар тамдылар,
Әйтерсең, күз яшьләре.
Ишетелеп китте сыман
Әнкәңнең эндәшкәне:

— Таңнарда гармун уйнама,
Моңлы булырсың, балам.
Бу дөньяда моңсызлар күп,
Ниләр кылырсың, балам?
Тик ул берсен дә тыңламады, берсенә дә карамады, берсе белән дә очрашмады, мине дә читтән генә яратып йөрде, бугай. Вакыт узу белән өйләнеп тә карады, тик озак яши алмадылар, аерылыштылыр. Хәзер инде гармунчы дустымны сагынып кына искә аласы калды. Күптән түгел фаҗигале рәвештә вафат булды. Бертуган апасы: “Ул сине гомер буена яратты, сине оныта алмады”, – диде. Аянычлы язмыш... Кайчагында бәхетле булыр өчен бары тик бер адым ясарга кирәк, тик нишләптер шул адымны ясамыйбыз, аннан соң гомер буе үкенәбез. Кем белә, бу хәлгә дә кыюсызлык сәбәпче булды микән?
Ничек кенә булмасын, кеше бу дөньяга бәхетле булыр өчен туа. Һәркемнең язмышы үз кулында, ,диләр. Әгәр дә кемдер, Аллаһ кушкан юлдан тайпылып, хаталар эшли икән, моңа тик үзе генә гаепле.
Соңгы елларда шундый уйлар күңелемә тынгы бирми. Үземне “бәхетсезмен” дип әйтә алмыйм. Исән-иминмен, балаларым – алтын баганаларым “әнием” дип өзелеп тора. Һәрвакыт ярдәмгә килүче, кайгыны да, шатлыкны да уртаклашучы туганнарым, дусларым бар, менә дигән эшем, өстәлемдә ашым бар, абруем бар, кулдан килмәгән эш юк кебек, кайда барсам да, сүзем үтә. Бер яктан карасаң, мин бәхетле, ә икенче яктан карасаң, тормыш арбасын сикәлтәле юллар буйлап тартучы ялгыз кеше бәхетле була ала микән ул? Алай дисәң, ир белән торып та, үзләрен бәхетсез тойган хатын-кызлар җитәрлек. Әллә бәхет аязлы-болытлы көн кебек гел генә үзгәреп тора микән? Үзен бәхетле итеп тоючылар гына бәхетле микән әллә? Гомумән, бу сорауга җавап бар микән?
Кыюлык – ярты бәхет, диләр, бәлки, барыбызга да бераз кыюрак булырга кирәктер. Бәлки, “мин бәхетле” дип әйтергә кирәктер, шуңа ышанырга, Аллаһы Тәгалә биргәненә сөенеп, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә кирәктер. Тулы бәхет, минем уйлавымча, мәхәббәт хисләрендә янып, аны вакламыйча гомер ахырына кадәр саклау. Пар канатлы булып, бер-береңне яратып, шатлыкларны да, кайгыларны да бергә кичереп, балалар үстереп, яраткан эшең булып, тормыштан ләззәт табып, күңел тынычлыгы белән яшәүдер ул. Болыт арасыннан сызылып чыккан кояштай өмет белән яшәү иң зур бәхеттер ул, тик моның өчен дә кыюрак булырга кирәк.

Гүзәл Яппарова.
Уфа шәһәре.
 
Фото: https://in.pinterest.com
Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас