+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
24 март , 04:50

Ата каздан таланган чаклар да бар иде...

Язгы җылы көннәр башлану белән авыл уңганнарының ихаталарында йомшак сары йомгаклар — каз бәбкәләре йөгерешеп йөри башлаячак...

Ата каздан таланган чаклар да бар иде...Ата каздан таланган чаклар да бар иде...
Ата каздан таланган чаклар да бар иде...
 Хәзер бәбкә-чебеш кебек үрчем табу проблемасы юк, әгәр күбрәк алсаң, йортыңа үк китереп бирәләр. Тик очрашкан саен муеннарын сузып сәлам бирүче ул җан ияләрен аякка бастыру җиңелдән түгел. Тәгаенрәк итеп әйткәндә, инкубатордан кайткан бәбкәләр кимендә атна-ун көн махсус режим, туклану, аерым тәрбия таләп итә. Ә инде каз үзе салган йомыркалардан чыгарган бәбкәләр бу чорны җиңел үткәрә, чөнки ана каз үзе чыгарган балаларны тәрбияләү эшен үз өстенә ала. Ә анасыз туганнары тәүге көннән үк ятимлеккә дучар ителә, шуңа да аларны адым саен хәвеф-хәтәр сагалый. Гаиләсе белән тәү тапкыр яшел үләнгә баскан көннәрдә ата каз аеруча горур, гайрәтле була. Һавада тилгән яисә карга күренсә дә, якын-тирәдә эт-песи килеп чыкса да, ата каз шундук һөҗүмгә ташлана. Көн матур, тирә-якта тыныч булганда, үзенең егетлеген күрсәтеп, ата каз шатлыгыннан тыпырдатып биеп күрсәтергә дә ялындырып тормый.

Май-июнь айларында безнең якларда, гадәттә, көннәр ныклап җылына. Каз бәбкәләре дә буыннарын ныгытып өлгерә. Алар урамда, елга буенда гына утырырга риза булмыйча, кешеләрнең яшелчә, бәрәңге бакчаларына кереп, үзләренә кирәк нәрсәне сайлап ашый, күбесен өзеп ташлый. Бигрәк тә кәбестә, шалкан, суган түтәлләренә зур зыян килә. Билгеле, андый очракта күршеләр арасында була торган гауганы көт тә тор. Андый күңелсез хәлләрне булдырмас өчен без үз казларыбызны үзебез көтә идек. Аннан соң иген басуларына кереп, ашлык таптап йөргән, урып-сугу вакыты башлангач, ындыр табагындагы арыш-бодай көшел­ләренә һөҗүм ясаучы хуҗасыз каз көтүләрен тотып алып, ябып куялар, штраф салалар иде.
 
...Беренчеме, икенчеме сыйныфта укыган чакта булган бер хәл истә калган. Капка төбенә берүзе чыгып баскан өч-дүрт яшьлек сеңлем Миңлегөлнең чырылдап елаган тавышына йөгереп чыктым. Ни күрим, бәбкәләрен читтәрәк калдырып, үзебезнең ана каз кычкырып чаңгылдый, җиргә егылган, куркудан кычкырып елап яткан сеңлемне талый. Кулыма таяк алып, чак куып җибәрдем үзен. Шул арада ата каз үземә килеп ябышты. Аның тирене өзеп алырлык итеп тешләүләре, көчле канатлары белән күз иярмәслек тизлектә бәргәләвенең авыртуы озакка барды. Өч кыш кышлаган ата каз һөҗүмен үзе татып караган кеше генә беләдер ул. Шунысы да бар: бәбкәләре үсә төшкән саен казларның усаллыгы да кими. Табигатьтәге барча ата затлар үзләрен иң көчле, гайрәтле итеп күрсәтү өчен физик көч куллана. Ә ана җенестәгеләрдә андый сугышучанлык юк дәрәҗәсендә.
 
Аккошлар һәм торналар кебек, безнең йорт казлары да бер-берсен яратуда, йомшак, кече күңелле булуда – гомумән, даими мәхәббәт тойгысы саклауда күпләргә үрнәк булып тора. Дөрес, тәү тапкыр кышка калдырылган бала казларның кайберләрен хуҗаның ата казы яратмаска да мөмкин. Андый хәлләр дә була. Аның каравы, урамның аргы очыннан үз белдеге белән “свиданиегә” килгән утырма казын хуҗа егетнең шунда ук үз итеп каршы алган очраклары да еш була. Элек мал-туарны асрау өчен ашату ягы накыс иде бит. Шуңа да ятим гаиләле йортларда ата казлар калдырмыйлар иде. Ел саен март урталарында күрше-тирәдәге ана казларны атага алып керү ул вакытта гадәти күренеш саналды. Бәлки, шуңадыр да, әнкәйнең Мәрьям җиңгине очраткач: “Сөенче, күрше, бүген казың куанды”, – дигән сүзләре әле дә истә.
 
Утырырга җыенган каз астына тәүге көннән үк үз йомыркаларын куймыйлар, чөнки каз кайвакыт бер-ике көннән оясын ташлап чыгып китәргә дә мөмкин. Андый күңелсез хәл булмасын өчен каз астына йомыркаларны ике тәүлек кузгалмый утырганнан соң, аяк тавышлары басылгач, кичке сәгатьләрдә салалар. Йомыр­каларның аталымы-түгелме икәнлеген белү өчен ун көн үткәч, гәзит битеннән торба ясап, һәр йомырканы электр лампочкасы астына куеп, утка карыйлар. Аталы булса, анда эмбрионның кызыл җепселләре ачык күренә. Шундый хәлләр дә була, каз бер-ике йомырканы ояга утыргач та сала. Билгеле, андый күкәйдәге эмбрионнарга җан соңрак керә. Әйтик, унике йомыркага утырган казның ун бәбкәсе чыккан, ә икесе борынламаган. Аларның җаны бармы-юкмы икәнлеген белү өчен йомырканы күмелерлек итеп җылымса суга салалар. Әгәр җаны булса, ул селкенә, “тибә” башлый.
 
Гомум алганда, каз бәбкәләре 30-31 көннән чыга. Тәүге сәгатьләрдән үк алар ашый-эчә башлый. Атна-ун көн эчендә күзгә күренеп үсәләр. 15-20 көннән сары мамыкларын көндәлек киемгә – ак яисә ала каурыйларга алмаштыралар. Әйткәнемчә, каз бәбкәләре чагыштырмача тиз үсә. Ике ай эчендә алар тәүге көндәге авырлыктан кырык тапкырга артык була. Суяр вакытка – тугыз атнадан аерым затларның авырлыгы тере килеш алты-җиде килограммга кадәр җитә. Аларның рационын 70-80 процентка үсемлек һәм су тәшкил итә: башлыча, бәбкә үләне һәм каз чәе. Казлар, шулай ук, иген культураларын, яшелчә, аксым, углеводлар, химик элементларга бай минераль азык һәм витаминнар белән туклана.
 
Каз өмәләрен халкыбыз гомер-гомергә олы бәйрәм сыман үткәргән. Аңа әзерлек тә аерым бер дулкынлану белән сугарылган. Өмәдә катнашырга тиешле кешеләрне һәм кунакларны кичтән үк белешеп куялар. Табынны да мулдан әзерлиләр. Элек, узган гасырның 60нчы елларына кадәр, өмәгә килгән һәр кеше, гадәттә, берәр каз чистарта иде. Суелган каз түшкәсе җылы чакта яхшы йолкына (чалучы тешләрен кысып суймаса). Башта аның канатлары, шуннан соң калган әгъзаларындагы каурыйлар йолкына. Соңыннан җиңел генә мамыгын сыдырып төшерәләр. Шушы тәртиптә эшләмәсәң, әйтик, канатлар йолкуны соңгы этапка калдырсаң, алар суынып өлгерә һәм начар йолкына.
 
Билгеле, бу җиңел эш түгел. Шуңа да халкыбыз каз йолку технологиясен җиңеләйтү өстендә даими эшли дияргә була. Узган гасырның 60-70нче елларыннан башлап ул үзгәртелә башлады. Йолкыр алдыннан түшкәләрне юеш марля, яки материя белән каплыйлар һәм кайнар күмер яисә электр үтүге белән үтүклиләр. Кайнар тәндәге каурый яхшы йолкына. Ә инде соңгы 20-30 ел эчендә бу авыр эш тагы да җиңеләя төште. Хәзер каз түшкәсе сыярлык зур казанга су тутырасың һәм, ул кайнап чыккач, биш-ун секундка казны шунда тыгып аласың. Эш күпкә җиңеләя. Элек бер кеше бер каз тазартса, хәзер һәр өмәче ким дигәндә өчәр каз йолкып өлгерә.
 
Безнең мөселман халкы һәр вак-төякне шәригать кушканча үтәргә тырыша. Кош-корт суйганда мотлак рәвештә аякларын бәйләп, кыйблага каратып, “Бисмиллаһи Аллаһу Әкбәр” дип әйтү таләп ителә. Каз өмәсенә килгән тәҗрибәле апалар, яшьләргә күрсәтеп: “Менә болары – хәрам йон. Динебез кушканча, иң элек шуларны йолкып ташларга кирәк”, – дип казның канат төбендәге башка каурыйлардан аерылып торган биш-алты йонны йолкып алалар. Башта – бер, шуннан икенче ягыннан.
 
Каз асрау никадәр генә авыр, мәшәкатьле булмасын, халкыбыз аңардан баш тартырга җыенганы юк. Шуңа да күпләр муллык, байлык билгесе саналган каз өмәләрен сагынып көтеп ала. Ә бит каз ите – үзе бер шифа, диетик продукт. Хәзер каз мамыгыннан ниләр генә текмиләр! Өскә кигән, ябынган киемнәребез дә, яткан урыныбыз – барысы да диярлек каз йоныннан. Казның эч мае – үзе бер дәва. Халык медицинасында да ул киң кулланыла. Үтә суык көннәрдә битнең ачык урыннарына каз мае сөртсәң, ул туңудан саклый. Ашаудан калган майлы каз тиресен күн аяк киемнәренә сөртсәң, кием йомшак тора, ярылмый, су үтми. Менә шундый хикмәтле кош ул, безне талап үстергән казларыбыз!

Минҗан Зарипов.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас