

Әтием үләсе ел. Ул көчкә йөри. Фикер сөреше дә начарланган иде.
Җәй башы. Яшенләп, бик куркыныч яңгыр болыты килә. Өйдә әти, әни, сеңлем, аның улы, ирем, мин. Ашадык та мин, яңгыр яуганчы дип, савыт-саба юа башладым. Юып бетердем, коеп яңгыр да ява башлады. Һәм ничектер күзем тәрәзәгә төште. Ә аннан ындырга чыга торган капка күренеп тора. Коеп яңгыр яуганда шул капкадан чыгып баручы әти күземә күренде. Мин кухня ягында үзем генә идем. "Әтинең чыгып киткәнен нишләп күрмәделәр икән, пычракта таеп егылса, нишләрбез?!" - дип, чыгып йөгердем. Верандага чыксам, бөтенесе шунда утыра. Әти миңа елмаеп карады. Өсте коп-коры. Мин әллә нишләп киттем...
Өйдәгеләрне куркытмыйм дип, әтинең яңгыр астында бакчадан чыгып китүен күрүемне берсенә дә сөйләмәдем. Иремә генә әйттем. Берничә айдан, ни кызганыч, әтием үлеп китте. Бу ни булды соң?
Фото: bashinform.ru