+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
25 март , 06:30

"Әти дусты белән коточкыч авариягә эләкте"

"Әтигә дустының һәлак булуын әйтмәдек".

"Әти дусты белән коточкыч авариягә эләкте""Әти дусты белән коточкыч авариягә эләкте"
"Әти дусты белән коточкыч авариягә эләкте"

Мин кечкенә чакта әтием авариягә эләкте. Аның руль артында булган дусты шунда ук һәлак була. Әтине өлешләп җыялар. Дәваханәдә ул дустының үлгәнен белми иде, аңа бернәрсә дә әйтмәделәр. Күптән түгел әтием дәваханәдә төш күргәнен сөйләде.

Ул кыр буйлап бара, җылы, кояш балкый, кошлар җырлый, ә каршысына аның дусты килә. Алар исәнләшәләр, һәм дусты аңа яңа йорт төзегәнен әйтә, һәм әтине кунакка чакыра. Әти күрә: кырда куркыныч, кара, күңелсез йорт тора. Алар эчкә керә, ә анда караңгылык, базда кебек салкын, дымлы, кабердәге кебек стеналар һәм идән туфрактан. Әти бик нык курыккан. Ул дустына бу йортның ошамавын әйтә, бергә китәргә өнди. Ә дусты, киресенчә, калырга өнди. Әти куркып, өйдән чыгып киткән, ә дусты калган. Чыннан да, без һаман аңлый алмаган серләре күп дөньяның.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас