35 яшьлек Верониканың югалуы турында яңа нечкәлекләр билгеле булды. SHOT мәгълүматлары буенча, юрист Илдар М. белән Вероника арасында эш мөнәсәбәтләре генә түгел, шәхси мөнәсәбәтләр дә булган. Алар бергә Чонбури провинциясендә яшәгән.
Алар арасында конфликт 27 декабрьдә була. Ир кызны каты кыйнаган, ул җәрәхәтләрдән үлгән, дип яза Shot. Шул ук көнне ул үзе гаебен танып полициягә килә. Аны кулга алалар һәм тикшерү вакытына төрмәгә утырталар.
Верониканың гәүдәсен башта "Pattaya bhattamakun" хастаханәсе моргына озатканнар, аннары экспертиза үткәрү өчен полиция госпиталенә күчергәннәр. Туганнарына хәзер эксгумация, ДНК-тест һәм калдыкларны Уфага репатриацияләү мәсьәләләрен хәл итәргә туры киләчәк.
Урындагы волонтерлар гаиләгә җирләү бюросы белән элемтәгә керергә тәкъдим иткән. Шул ук вакытта кызның әти-әнисенә әлегә аның үлеме турында хәбәр итмәгәннәр.