+16 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
26 Марта , 02:55

Якташыбызның үле гәүдәсе табылган

Таиландта 35 яшьлек Вероника югалган иде...

Якташыбызның үле гәүдәсе табылганЯкташыбызның үле гәүдәсе табылган
Якташыбызның үле гәүдәсе табылган
Ул югалгач, аның туганнары аны эзләүдә ярдәм сорап урындагы волонтерларга мөрәҗәгать иткән. «КП-Уфа» мәгълүматлары буенча, хатынны арендага алынган фатирда үле килеш тапканнар. Экспертиза өчен гәүдәне Бангкокка күчергәннәр. Башта аның йөрәге туктаган, дигәннәр, ләкин аның үлеменең төгәл сәбәбен туганнарына гына хәбәр итәргә мөмкиннәр. Хатынны "Туганнар каберлеге"ндә җирләгәннәр.

Вероника Уфада адвокат ярдәмчесе булып эшләгән. Аның җитәкчесе узган елның августында Таиландта яхшы хезмәт хакы белән эш тәкъдим иткән, анда ул офис ачарга җыенган булган. Хатын риза булган. Башта ул туганнары белән шалтыратышкан, үз шефына эшләвен әйткән, аннары элемтәгә чыгудан туктаган.

Адвокатның язмышы турында әлегә берни дә ачык түгел. Аның хезмәттәшләре билгеләп үткәнчә, ул чыннан да чит илгә киткән, күпмедер вакыт Әмирлекләрдә, аннары Катарда яшәгән. Расланмаган мәгълүматлар буенча, ир-атның закон белән проблемалары булырга мөмкин.

"Минем турыда начар сөйләүчеләргә ышанмагыз. Мин яхшы күңелле, намуслы һәм тәртипле кеше. Мине алдадылар", - дип язган "ВКонтакте" социаль челтәрендәге үз битендә адвокат.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас