+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
28 март , 13:55

"Әни нык борчыла, югалып калды..."

Башкортстанның халык артисты Заһир Зәйнетдиновның (Зәйнетдин) әти-әнисенең йорты янган.  

"Әни нык борчыла, югалып калды...""Әни нык борчыла, югалып калды..."
"Әни нык борчыла, югалып калды..."

 Алар Уфада яши. Янгын күрше йортта чыккан, аннан ут әти-әнисе яшәгән йортка күчкән. 

«Йортны саклап калып булды, әмма түбәсе, чолан янды. Бөтен техника чоланда саклана иде, барысы да юкка чыкты», – ди ул һәм янгын урыныннан видео күрсәтә.

«Әни нык борчыла, югалып калды. Иң мөһиме – үзләре исән-сау», – дип яза ул.

Янгын сүндерүчеләр башка йортларны янгыннан саклап кала алган.

Хәзер йортта җыештыралар, янган әйберләрне чыгаралар. Шкафлар, суыткычлар, диваннар һәм башка бик күп җиһазлар яраксызга әйләнгән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас