Бу хәл Пермь краеның Добрянка шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә булган. Бу хакта төбәк Башлыгы Дмитрий Махонин хәбәр иткән.
"Бүген иртән Добрянкадагы 5нче мәктәп ишеге төбендә 17 яшьлек үсмер укытучыга пычак белән җәрәхәтләр ясаган. Педагогның хәле бик авыр дип бәяләнә. Ул хастаханәдә ята, табиблар аның гомере өчен көрәшә», — дип язган Махонин үзенең Telegram-каналында.
Соңрак педагогның үлүе турында билгеле булды.
Ural Mash телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, егет урыс һәм әдәбият буенча өлгәшмәгән, шуңа күрә аны ОГЭга кертмәгәннәр. Шуның аркасында укучы укытучысы Олеся Багутага һөҗүм иткән дә инде.
Өлкән сыйныф укучысының полициядә исәптә торуы һәм берничә тапкыр бер сыйныфта икенче елга калдырылуы да билгеле.