

Картәни күптән түгел төш күргән. Әтисе белән әнисе һәм ул өчәүләп, балачактагы кебек, кулларын тотышып баралар икән. Картәни, төшендә аларның күптән үлгәннәрен аңлап, сорый икән: "Ничек сез анда яшисез?" Әтисе: "Яхшы, тик башым өши, башлык кирәк иде", - ди.
Икенче көнне картәни зиратка барып кайтырга була. Барса - әтисенең каберендә баш тирәсендә зур чокыр күрә. Ниндидер җәнлек казыган булгандыр инде. Менә ничек ышанмыйсың инде теге дөнья бар дигәнгә.