

Сабыен көчкә тынычландырды әнисе, аннары төшке аш белән сыйлап, бераз яшереп торган уенчыкларын тоттырды. Бу сорау бераз вакытка сабый авызыннан чыкмый торды. Ул инде зур, мәктәпкә төште быел. Укуны бик тә ярата. Мәктәптә дә мактап туя алмый укытучы апасы, өйдә дә дәресләренә я әтисе, я әнисе белән тырышып, җиренә җиткереп әзерләнә. Мал карарга бик ярата. Уйнаган җиреннән өч тәгәрмәчле сәпитенә атланып кайтып керә дә:
– Әни, әле мал карарга вакыт җиттеме? – дип тинтерәтә. Кыяфәте үк зур үскән кешедәй, әллә ниләр майтарырдай булып басып тора үзе.
– Әйдә, улым, син бозауны алып кайтышырсың. Карап тормасаң, әнкәсенең сөтен безгә калдырмый имеп бетерә, – дигән була әнисе. Я көченнән килердәй башка эш куша, я әтисе өйдә чакта аңа иярә Ришат. Улларының ярдәмчел, эшчән булуына сөенеп бетә алмыйлар.
Балалар йорты турындагы сорау ишетелгәннән алып, Рәмилә тынычлыгын югалтты. Кем дә булса дөресен кайчан булса да сөйләячәк бит. Кешенең авызына бияләй каплап куя алмыйсың. Нишләргә? Үзенә сөйләп бирергә кала. Тик бигрәк сабый бит әле. Ничекләр итеп әйтергә бу турыда? Кечкенә йөрәге чыдармы соң аның? Үсмер чакта белүе тагын да авыррак булыр, дип, хәзер тәвәккәлләргә уйлады. Икәүдән-икәү генә кичләтеп утырганда сабыен каршысына бастырып куйды да икесе өчен дә бик авыр булган сөйләшүне башлады:
– Мин сине тапкан әниең түгел, улым, без сине әтиең белән өч яшеңдә балалар йортыннан алып кайттык, – диде.
Тыныч кына торган сабый башта тораташ булып катты, аннары кычкырып көләргә тотынды. Шулай итеп стрессның бала йөрәгеннән чыкканын аңлады Рәмилә.
– Ә үз әнием кайда соң минем? Кем ул? – дип сорады малай, көлү өянәген бераз җиңгәннән соң.
– Балам, сүз бирәм: әгәр моны белү сиңа бик нык кирәк икән, мин үз әниеңне җир читеннән булса да табып бирәчәкмен. Ләкин белеп тор: без сине әтиең белән өзелеп яратабыз, сине беркемгә дә бирергә исәбебез юк. Без хәтта синсез яши дә алмаячакбыз, – диде дә, сабыен кочаклап, үксеп елап җибәрде. Алар, әни белән улы, бик озак кочаклашып елаштылар.
– Улым, әйдә, тынычланыйк, караңгы күптән төште, бер-беребезгә әкият укыйк та йоклыйк, – дип, урын җәяргә кереште.
Әтиләре еракка эшкә киткән иде ул көнне. Үзе, улы куркып уянмасын, дип, янына ятты.
2
Ришат инде күптән әвен базарына китте, ә Рәмилә биш ел элек булган хәлләрне хәтеренә төшерергә тотынды...
...Район үзәгендә яшиләр иде ул чакта. 90нчы еллар. Тулай торакта торалар иде. Берсе – тегү фабрикасында, икенчесе заводта эшлиләр. Кияргә кием, ашарга ризыкка кытлык чак. Ләкин беркем дә сыкранмый. Барын җиткерә, күршеләр, дуслар белән аралашып-көлешеп яши. Әмма эш урыннарында кыскартулар башлангач, үз районнарына, авылга кайтып урнашырга тәвәккәлләделәр. “Бәрәңгесен үстерербез, каз-үрдәген үрчетербез, ачка тилмермәбез”, – дип уйлады ике җаннан бер җанга әйләнеп беткән ир белән хатын.
Бик яратты алар бер-берсен, “гомерлек ярлар” дип нәкъ шундыйлар турында әйтәләр дә инде. Тик күңелләре китек иде: балалары булмады... Барып күренгән табиблар да берни аңлата алмады. Анык кына сәбәбе дә юк иде бугай. Ул мәлләрдә ЭКО да ясамыйлар иде әле.
Ә хатын-кыз гомеренең шундый мәле була: тупылдатып кечкенә бала сөясе килә. Башкача түземлеге калмаган Рәмилә уйлады-уйлады да балалар йорты белән элемтәгә керергә карар итте. Ире дә каршы килмәде. Рәмиләнең кыз бала аласы килде. Төннәр буе кызның озын чәчен тасмалап үрү турында хыялланып чыга иде. Бу турыда телефоннан сөйләшкәндә балалар йорты директорына да белдереп куйды. Ләкин анысы, үч иткәндәй:
– Алырдай бер кечкенә кызчык бар, ләкин мин аны алмаска киңәш итәр идем, авыру бала ул.
– Ярый соң, мин аны савыктыру өчен барысын да эшләрмен, бирегез генә, – дип тукыды Рәмилә.
– Ныклап уйлагыз, иңегезгә авыр йөк аласыз. Ә менә Ришат исемле бик матур, теремек, мөселман гаиләсендә туган өч яшьлек ир бала бар, – дип серле генә әйтеп куйды директор ханым.
Барып күрергә уйладылар. Балалар йортының ишек алдына килеп кергәч тә йөрәге кысып куйды Рәмиләнең. Өч катлы кирпеч бина, тәрәзә-ишекләре өр-яңа. Бер төркем бала тәрбиячеләренә ияреп тышка чыккан, нәни куллары белән кысып-кысып, урам якка караган тимер рәшәткәләргә ябышканнар. Алар өчен эчке яктагы дөнья гына таныш, анда гына үзләренә әни кебек якын тәрбиячеләре бар. Аларны ашаталар, йоклаталар, ара-тирә мультфильм күрсәтәләр. Төркемдәге сабыйларга 3 яшь тирәсе. Бу йортта болай да туганнан алып, 3 яшькә кадәр балалар гына яши. Ә тимер рәшәткәнең тышкы ягына ятимнәрне алып чыкмыйлар, андагы тормыш аларга бөтенләй ят.
Алдан сөйләшенгән сабыйны 3нче каттан беренчегә шакмаклы одеялга төреп төшерделәр дә бастырып куйдылар. Одеялга да, малайның кызыл ыштанына да кара мөһер сугылган, ул әллә каян “Мин – хөкүмәт баласы!” дип кычкырып тора. Рәмилә баланы шулкадәр кызганды, янына чакырып карады. Ләкин сабый тәрбияче итәгенә чытырдатып ябышкан, ят кешеләрне оялып-куркып кына күзәтте. Рәмиләгә ул олы корсаклы, зур башлы, аяклары һәм куллары неп-нечкә, бите ап-ак һәм үтәкүренмәле сыман тоелды. Шулай булгандыр да, бала Рәмилә танышларында, урамда күргән балаларга бер дә охшамаган, ул баздагы бәрәңге шытыгын хәтерләтә иде.
– Әлегә без анык кына шушы баланы алабыз дип әйтә алмыйбыз, уйларбыз, аннары хәбәр итәрбез, – диде ул директорга.
Рәмилә иң якын кешеләре булган ире һәм сеңлесе белән киңәшләште. Алар моны хуплады. Андый вакытта адәм баласы башта Ходайга ялвара. Рәмилә дә шулай итте. Хәтта шул төндә ул бик матур төш күрде. Имеш, Уфа урамы буйлап каршысына кечкенә бер малай килә. Тунының изүе ачык, ә үзе анадан тума шәрә. Аягына зәңгәр итекләр кигән. Үзе шундый шат, Рәмиләгә кардан әвәләгән шарлар ыргыта, үзе көлә, сөенә. Моны хатын Ходайның рәхмәте-ризалыгына юрады һәм бер икеләнүсез шушы малайны алырга ризалык бирде. Документлар тутыруны тиз тоттылар. Барысы да ничектер җайлы гына килеп чыкты.
3
Икенчесендә алып кайтырга дип киттеләр. Өйләрендә авылларында яшәүче сеңлесе Раилә гаиләсе белән калды. Ике улы Ирек белән Әмир дә:
– Апа, Рәүф җизни, тиз кайтыгыз! Ришатны без көтеп торырбыз, яме! – дип калдылар. Кечкенә энеле зур абыйлар буласы килә иде аларның!
...Акрын гына кар явып торды ул көнне. Рәмилә машина тәрәзәсеннән кар бөртекләренең бөтерелеп-бөтерелеп очуын һәм яңадан җиргә төшүен күзәтеп, уйланып барды. Хисләре дә өермәдәй күңелен айкады. Күп урыннарда җил, әллә шаярып, әллә ачуланып, кар өемнәрен пыр туздыра. Көне шыксыз, салкын. Машина да тиз генә бара алмый, туктардай да була, салулап та ала. Яшь хатынның йөрәге чыгардай булып тибә, әллә куркыта, әллә дулкынландыра шунда. Боларны ул иренә сиздермәскә тырыша, чөнки кышкы көндә руль артында утырган кешене борчырга ярамый. Хәер, анысын да тыныч дия алмыйсың, гаиләгә бала алу уен эш түгел бит. Песи баласы түгел, аны кире илтеп биреп булмаячак...
...Барып җиттеләр, ниһаять. Ришатны теге кызыл шакмаклы одеялга төреп, аскы катка күтәреп төшерде тәрбияче кыз. Янында – директор. Одеялны сүтеп алдылар, алар алып килгән матур киемнәрне кидерделәр. Әллә кире уйламасыннар, диделәр, кабаланды алар да. Хәер, Рәмилә белән Рәүф үзләре дә биредән тизрәк китәргә ашыктылар. Тик сабый гына аларга иярергә әзер түгел иде, ахры. Тәрбияче күтәреп тора иде, аның иңнәренә чытырдатып ябышып, яшьләрен түкте. Шул мизгелдә бигрәк көчсез, дөньядагы бердәнбер яклаучысыннан аерылмаска тырышкан сыман иде ул. Елата-елата машинага утыртып озаттылар. Тик, ни гаҗәп, кузгалып китү белән бала Рәмиләгә сыенып, аның изүен ачкан пәлтәсе эченә кереп бетеп, тынып калды.
– Язмышына күнде, ахры, – дип куйды ире дә.
Авылга кайтып керсәләр, сеңлесенең уллары чана шуып туңып беткәннәр. Күрше-күлән дә кергән, сеңлесе белән кияүләре табын әзерләп көтеп торган.
Өстәл артына утыртып куйгач, Ришат тагын да бәләкәйләнеп, бөтенләй югалып калгандай булды. Үзенә төбәлгән ят күз карашларыннан качарга, үзен шулай якларга теләгәндәй, нәни куллары белән битен каплаган килеш озак утырды ул.
– Апаем, әйдә уйныйбыз, без сиңа иң матур машинабызны бирәбез, – дип чакырып та карады малайлар.
Утырган җиреннән кымшанмады да бәләкәч. Алдына куелган тәмлекәчләргә дә кагылмады. Әлегә ул бу йортта үзе таянырдай, артына йомылып качардай берәүне дә тапмады... Кунаклар таралып беткәч, Рәмилә баланы алдан матурлап җыештырып куйган аерым бүлмәгә алып керде. Үзе кебек нәни генә караватка сеңеп үк бетте балакай. Бу мәлдә дөньяда үзен бәхетнең иң соңгы катында итеп тойган әнисе аны кочагына алды, һәм икесе дә тирән, татлы йокыга чумдылар. Бик тә арыганнар иде шул!
Ә иртән Рәмилә аш бүлмәсендә коймак пешерә иде, бала сак кына атлап аның янына чыкты. Адымнары да бик ышанычлы түгел иде әле аның. Аннары төн чыкканчы бик тә якын булып киткән бу зифа буйлы, чибәр апаның чабуына ябышты. Ә анысы, баланы күтәргән килеш, барлык бүлмәләрне дә күрсәтеп, таныштырып чыкты. Бу йорт аңа чиксез зур, уңайлы булып тоелды, ахры, чөнки ул барысына да тиз өйрәнде. Тиз арада өлкәннәргә дә, үз ишләренә дә ияләшеп бетте. Күрше малайлары, туганнары белән дә дуслашты. Яңа әти-әни бәхетенә, табигате-холкы белән кыргый түгел иде ул...
Әлфия ШәйхЛисламова.
Туймазы районы,
Кандра авылы.
(Ахыры бар).